ЗАГС идарәсе башлыгы: «Татарстанда аерылышучылар саны кими»

2024 елда Татарстанда 23 683 пар никахын рәсмиләштергән. Бу турыда Республиканың ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова идарәнең коллегия утырышында хәбәр итте.

Гаилә коручылар саны буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренче урында тора.

Аерылышучылар санына килгәндә, узган ел 13507 гаилә таркалган. «Бу сан менә инде өченче ел рәттән кими. 1000 кавышуга 570 аерылышу туры килә. Бу - Идел буе федераль округында иң түбән күрсәткеч. Чагыштыру өчен, күрше Мари Элда 1000 кавышуга 858 аерылышу туры килә», - диде Әхмәтова.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре