Газетага язылу

«Зәкят» хәйрия фонды ветераннарга хәйрия ашы өләшкән

«Зәкят» фонды хезмәткәрләре Казан шәһәре Имәнлек урамында урнашкан Ветераннар йортында булды һәм илледән артык өлкән кешене кайнар пылау белән сыйлады. Төшке аш белән физик мөмкинлекләре чикле булган, сугыш ветераннары һәм аларның тол калган хатыннары, тыл хезмәтчәннәре һ.б. тәэмин ителде. Хәйрия ашы һәр атнаны чәршәмбе көнне үткәрелә. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Өйләдән соң «Зәкят» хәйрия фонды Казанның 60 мохтаҗ гаиләсенә азык-төлек җыелмалары таратты. Хәйрия фондыннан әлеге ярдәмне бер ялгызы балалар үстерүче аналар, күп балалы гаиләләр, ялгыз пенсионерлар, авыру мохтаҗлар, инвалид бала тәрбияләүчеләр алды. Һәр азык-төлек җыелмасына он, ярмалар, көнбагыш мае, шикәр, тушенка, макарон һәм чәй кебек иң кирәкле ризыклар кертелгән.

Фонд тарафыннан азык-төлек җыелмалары дин кардәшләребез күрсәткән сәдакалар, битараф булмаган кешеләрнең матди ярдәмнәре белән әзерләнде. Мохтаҗларны һәм инвалидларны сөендерү алдагы атналарда да дәвам итәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре