Зәринә Хәсәншина: «Татарстанның киләчәге аның халкыннан тора»

Популяр җырчы Зәринә Хәсәншина «Болгар радиосы»нда узган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында катнашты. Ул эфирда  сайлауларның мөһимлеге турында әйтте. Җырчы үзенең туган ягы – Балык Бистәсе районында тавыш бирәчәк.

«Татарстанның киләчәге аның халкыннан тора. Без бер-беребезгә, җитәкчелеккә терәк булырга тиешбез. Бер-беребезне аңлашып, үз бурычыбызны матур итеп үтәргә тиешбез. Әлбәттә, безне беркем дә мәҗбүр итми, ләкин бу  һәрбер кешенең күңелендә булырга тиеш», – диде җырчы.

Исегезгә төшерәбез, бүген, 14 сентябрьдә Татарстан Рәисен сайлау уза. ТР Үзәк сайлау комиссиясе бу постка дүрт кандидатны теркәде: ЛДПРдан Руслан Йосыпов, КПРФтан Хафиз Миргалимов, “Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе”ннән Виталий Смирнов һәм “Бердәм Россия”дән Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар узачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Голосование Миңнеханов рәис минниханов Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре