БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Зилә Вәлиева: «Без барыбыз да әзерләнгән көн килеп җитте»
Сайлау участокларында 2753 иҗтимагый күзәтүче эшли. Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева әйтүенчә, аларның төп бурычы – сайлаучыларга ярдәм итү, аларга тиешле шартлар тудырылуын, тәртипне күзәтү. 
  – Без барыбыз да әзерләнгән көн килеп җитте, – диде ул. – Бүген барлык сайлау участокларында да иҗтимагый күзәтүчеләр эшли. Күзәтүчеләр партиялардан да, кандидатлардан да күп. Ә иҗтимагый күзәтүчеләр гомуми эшләргә күз-колак була. Ягъни безнең төп бурыч - участокларда сайлау өчен барлык мөмкинлекләрнең дә булуын күзәтү. Алар август-сентябрьдә укулар узды. Бүген без күзәтүчеләр белән элемтәдә булып, сайлауның барышын күзәтәчәкбез. Барлык иҗтимагый муниципаль советлар участокларда шулай ук актив эшли. Шушы сәгатьләрдә алар белән элемтәгә чыгып, беренче нәтиҗәләрне беләчәкбез.
  Иҗтимагый күзәтү үзәге һәр өч сәгать саен урыннардагы иҗтимагый совет рәисләре белән элемтәгә чыгып, районнардагы сайлау участоклардагы хәлләрне белешеп торачаклар. Әйтик, сәгать 10.00 да Казан шәһәре, Югары Ослан, Лаеш, Аксубай, Алабуга районнарындагы иҗтимагый күзәтүчеләр белән элемтәгә чыктылар.
 – Алар бөтен район һәм шәһәрләрдә эшли. Шул исәптән, Мәскәүдә дә, – диде Зилә Вәлиева.
  Моннан тыш, Иҗтимагый күзәтү штабында республиканың 31 иҗтимагый оешма вәкилләре эшли.
 – Бу шулай ук мөһим эш. Монда яшьләрнең булуы тагын да яхшы. Алар шул рәвешле иҗтимагый мәктәп уза, иҗтимагый күзәтүчеләр белән элемтәдә тора, – диде Зилә Вәлиева.
  Иҗтимагый палатаның ситуацион үзәге сәгать 6.30 да эшли башлады. «Россия юристлары ассоциациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе Тимур Какохо әйтүенчә, әлеге вакытта күзәтүчеләрдән барлык мәгълүматлар да вакытында килеп ирешә, барысы да тыныч, сораулар юк.
  – Сайлау участокларында сайлаучыларга нинди дә булса сораулар белән мөрәҗәгать итәләр икән, иң элек кем һәм каян булуларын әйтергә тиешләр. Сайлау участокларыннан 50 метр ераклыкта социологлар да эшләргә мөмкин. Алар, әлбәттә, үзләре белән таныштырырга тиеш. Әлегә Иҗтимагый палата, иҗтимагый күзәтүчеләр тарафыннан тәртип бозу очраклары теркәлмәде, – диде Тимур Какохо.
 
                 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез