Коймак камыры өчен:
1 пачка (450 гр) кефир (катык, ряженка да ярый), майлылыгы югарырак булган саен әйбәтрәк,
2 бокал он,
2 йомырка,
1 чәй кашыгы (сылама) тоз,
2 аш кашыгы (өймичә генә) шикәр комы.
Кефирны газ өстенә куеп болгата-болгата бераз жылытабыз, эреп төшкәнен көтмибез. Шуңа йомырка, тоз-песок салып туглыйбыз, он кертәбез, бераз куерак масса килеп чыга. Шул массага 2/3 бал кашыгы соданы бер бокал кайнап кына чыккан су белән сүндереп салабыз, әйбәтләп венчик белән болгатабыз. 2 аш кашыгы симәнке мае салып тагын болгатабыз. Камырыбыз әзер. Куерак кебек тоелса, кайнар су өстәп сыеклыйбыз.
Табаны бер тапкыр гына майлыйбыз, коймакларны пешерәбез. Камырны коймак калын булмасын өчен табаны уттан алып, өскә таба янтайтып күтәреп салабыз. Язуы озак, эшләве жиңелрәк. Пешерә башлагач та, жаена төшенелә.
Минем экспериментлар:
1. Эчлегенә жиңелчә тозланган форель+свежий кыяр+авокадо+творожный сыр салып ясалган коймак капчыклары. Тәмле дә, матур да килеп чыга. Капчыкларны бәйләр өчен нечкә джут жебе кулланырга туры килде, косичка сыр бетеп киткән икән.

2. Эчлегенә тарткан ит+кыздырган шампиньон+кыздырган суган+сливочный сыр салып ясалган коймак капчыклары. Камырның бер өлешенә бераз пищевой краситель салып төрле төстәге коймаклар пешердем. Буягыч салмыйча, кишер, чөгендер, шпинат согы кулланырга да була. Капчыкларны сыр «жепләр» белән бәйләдем, яшел суган белән дә бәйләгән бар.
3. Юка коймакларга бәрәңге боламыгы ягып (сылап), күзикмәк итеп ясадым. Яшьрәк чакта еш пешерә идем бу ризыкны, аннан соң ничектер онытылды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез