Гомерлек сынау! Казанда яшәүче Лилия Гәрәева 21 елдан артык авыру апасын тәрбияли. Кайчандыр әнисе, авыру кызымны тәрбияләргә тагын бер балам булсын, дип алып кайта аны. Нәкъ шулай була да. 56 яшендә яман чирне җиңә алмавын аңлаган ана Зөлфиясен Лилиясенә әманәт итеп калдыра.
– Әнием Әнисәнең язмышы бик четерекле. 9 нчы сыйныфта укыганда үзеннән 9 яшькә зур ирдән алдана ул. Теге заман өчен бик куркыныч хәлләр инде бу. Үзенә төрмә янавын аңлаган ир яшь кызга өйләнергә карар кыла. Гаилә Себергә чыгып китә. Ир – шахтага, хатын хат ташучы булып эшкә урнаша, – дип сөйли Лилия. – Җиде айлык көмәне белән хат таратып йөргәндә, аның өстенә зур эт ташлана. 23 февраль, җомга көн була ул. Халык бәйрәм итә. Әнинең суы китә, ә бала дөрес ятмый. Табиблар өч көннән соң гына ярдәм күрсәтәләр.
Әнисә авыру бала таба. Төрле киңәш бирүчеләр булса да, Зөлфиясен ташламый ул. Соңрак тагын бер кыз алып кайталар. Аңа Резедә дип исем кушалар.
– Ул туганым да авыру була. Балаларның әтисе алардан ничек тә котылмакчы була: интернатка тапшыру ягын карый. Әни исә туган якка кайтырга тели. Башта Зөлфияне кайтарып куя, аннан соң Резедәне килеп ала. Балаларны озатканда, таныш табибның сүзләре мондый була: «Балаң озын гомерле түгел. Йөрәгендә авыруы бар. Әле ярый калдырмадың. Үзең җирләрсең, һичьюгы кабере кайдалыгын белерсең», – ди. Дөрестән дә, кыз 1 яшендә вафат була.
Әни Зөлфиясе белән туган авылларына кайтып егыла. Кыз йөри дә, гәүдәсен дә тота алмый интегә. 4 яшендә аңа ДЦП диагнозы куялар, – дип язмыш йомгагын сүтә Лилия.
Минем белән бер-бер хәл була калса, бу бала кем кулына калачак? Юл фаҗигасенә очрагач, башына килгән шул уй һич тынгылык бирми ялгыз хатынга. Башта ятимнәр йортына барып, бала алмакчы була. Каршы төшәләр. Син әле яшь, үзең дә таба аласың, дип киңәш бирәләр.
– Әни 27 яшендә мине ирсез алып кайта. Миннән соң сеңлем Фәридә туа. Әби әнине өйдән куып чыгара. Әни өч баласын ияртеп, кеше мунчаларында кунып йөри, – дип сөйли Лилия. – Бөтен авыл шаулый. Бала алып кайткан өчен, ирсез хатынның язмышын хәл итәргә җыелышлар җыялар. Еллар узгач, ул кешеләр табиб булып эшләгән сеңлем Фәридә янына ярдәм сорап килерләр дип кем уйлаган?!
54 яшендә Әнисәдә күкрәк яман чире табыла. Кызларыма авырлык китермим дип, Зөлфиясен картлар йортына тапшырмакчы була. Тик өлгерә алмый, чир дигәне тизрәк була. Инде хәле начарланып, авыру бик көчәйгәч, кызы Лилиягә әманәтен җиткерә: Зөлфияне синең кулга тапшырам!
– Ничек инде үз апаңны карамыйсың? Дөрес, берәр кая илтеп тапшырыгыз, диючеләр күп булды. Мин апамны 14 яшемнән караган бала. Әбиебез дә тәрбияләде аны. Авылдагы өйне бикләп, 100 килолы Зөлфияне шәһәргә алып китү җиңел булмады. Әни үлгәндә, ярдәм итәрбез, дип аркадан сыйпаган кешеләр дә югалды. Җылы сусыз тулай торак, бишенче кат, биш кешегә бер кухня, бер бәдрәф. Күрше апаның, кертмим, диюләре... Ул авырлыкларны беркайчан да онытып булмый, – ди Лилия.
Аллаһы Тәгалә сынавын да бирә, юлларын да ача. Дөрес, шәһәрдә тораклы булу, анда күчү бик авырлык белән бирелсә дә, Лилия тырыша. Әле 3 ел элек кенә Зөлфиягә тиешле колясканы көч-хәл белән барып ала ул.
– Безнең йортта янгын чыкты. Бөтен кешене урамга чыгардылар. Фатирга төтен тулды. Зөлфияне күтәрерлек түгел, ирем эштә. Мин балаларны киендереп чыгарып җибәрдем дә үзем апам янында калдым. Мин сине ташлый алмыйм, үлсәк, бергә үләрбез, дидем. Шөкер, ут безгә күчмәде. Әнә шуннан соң коляска кирәк икән дидем, – ди Лилия. – Иремә рәхмәт. Кайчагында арып китәм, елап та алам, Зөлфияне дә сүгәм, язмышка да үпкәлим. Ә ул мине сабырлыкка өйрәтә. Сүз әйттерми: зарланма, Аллаһы Тәгалә ишетеп, башка сынау бирмәсен, ди. Эштән кайтуга, Зөлфия янына керә, озаклап сөйләшеп утыра, хәле авыр чакта киендерә дә, кашыклап ашата да. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Кайчандыр якыннарыбыз, картлар йортына илтеп тапшырыгыз, дигәндә, «Сез Лилияне елап үлсен дисезме?» – дигән иде. Әнә шул сүз гомер буе күңелемне җылытты. Бу сынау тикмәгә бирелмәгәндер. Нәселдәге гөнаһлар өчен без җавап бирәбез, ахрысы. Апабызга дүрт буынның игътибары эләкте, инде аны соңгы юлга озатучы мин булып, бу сынау бөтенләйгә тәмамланса иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез