Журналист һөнәр алыштыра: табын кору

Рәхәткә чыктык. Керне юучы, идәнне ялтыратып куючы, ризыкны пешереп бирүче техника бар. Шуның өстенә адым сан кибет, пекарня. Хәзер аш уздырам дисәң дә эш җиңел – кисәсе дә турыйсы.

20 кешелек аш

Күптәннән һөнәр алыштырып карыйсы килде. Нәрсәгә барып тотынырга аптырап йөргәндә, фикер башка үзе килде. Бу арада ашлар уздыру мәшәкате күп булды. Ә нигә әле башкаларга да ярдәм итмәскә? Үзебезнең йорт төркеменә дә «Бәйрәмнәргә табын әзерләп бирәм» дигән белдерү куйдым. 10 минут та узмады, яза башладылар. Берсенең сентябрь аенда туган көне, икенчесе ноябрьдә кодагыйлар чакыра икән. Кыскасы, теләсәң, эш күп.

Казан читендәге Кече Клыки бистәсендә яшәүче 76 яшьлек Гөлнәзирә апа аш уздырмакчы булган икән.

– Дүшәмбе көнне ир-атлар чакырып, Коръән укытасы идек, – дип язды Гөлнәзирә апаның кызы Гөлсирә. – 20 кеше җыела. Бөтен кирәк-яракны алабыз, безгә килеп өстәл әзерләп китәргә генә кирәк.

Аш көндезге сәгать 1 дә буласы. Мулланы шул вакытка чакырганнар. Бөтенләй белмәгән кешеләргә беренче генә баруым. Күз курка, кул эшли, диләр бит әле. Иртәнге алтыда ук йокыдан торып, инде сәгать җидедә Гөлнәзирә апаларга килеп җиттек. Ике катлы коттеджда яшиләр икән. Бар җирләре җитеш. Хуҗабикә мине, керүгә үк, чәй табынына чакырды.

– Ирем моннан 15 ел элек үлеп китте. Яхшы урында эшләде. Акчага тилмертмәде. Элек бу якларда җир алу авыр түгел иде. Дәрвишләр бистәсендәге фатирны саттык та монда өй сала башладык. Ике ул, бер кыз үстердек. Илгизем Мәскәүдә яши. Ә Илнурым поезд астында калып әрәм булды. Килен белән дә аралар өзелде. Оныкларны да күргән юк. Бала хәсрәте йөрәгемдә бер яра булса, аралашып яшәмәү – икенче яра. Кызым да зур эштә, өйдә торганы юк. Кияүгә рәхмәт инде, ул килеп булыша. Болын кадәр өйдә берүзем ятам, – ди ул.

«Ашка бәлеш кирәк инде ул»

Зал бүлмәсенә матур итеп өстәлләрне тезеп куйганнар. Плитәдә шулпа кайнап утыра. Өстәл генә әзерләп китәрмен дигән идем, Гөлнәзирә апага тагын ярдәм кирәк булды. Әле бит монда бәлеш тә кирәк, бәрәңге белән ит тә әзерлисе. Хуҗабикә каршы килмәде, нәрсә әзерләсәң, шуңа риза, дип кенә тора. «Элек бөтенесен үзем эшләдем. Мактану булмасын, ризыгым уңгач, башкалар да сорап пешертә иде. Хәзер менә куллар тыңламый башлады», – ди Гөлнәзирә апа.

Иң элек аштагы итләрне алып, шулпаны сөзеп куйдым. Ашка токмач кына саласы калды. Шул арада тиз генә бәрәңге әрчеп куйгач, ит турарга керештем. Ит белән бәрәңге өстенә суган белән кишере дә кирәк. Гөлнәзирә апа йөгереп кенә йөри. Бакчасыннан әле кишер алып кереп бирә, әле суганын. Шул арада итләр дә туралып куелды.

– Элек без ашка дөге бәлеше пешерә идек. Хәзер бит гөбәдия генә куялар. Кызым пекарнядан пироглар заказ биргән. Сәгать 11 гә китерәләр, – ди Гөлнәзирә апа.

Дөге бәлеше пешерү авыр түгел лә ул. Гөлнәзирә апага шулай диюем булды, өстәлгә дөге дә менеп кунаклады, инде кичтән үк чүбеннән аерып куйган җимешләр барлыкка килде. Килосы белән атланмай да суыткычтан чыкты. Менә монда тизлекне арттырмыйча булмады. Иң элек дөге бүрттереп алдым. Аны бераз саркытып алган арада, җиләк-җимешләрне юып куйдым. Шул арада курьер пироглар китерде. Хатын-кыз бит, Гөлнәзирә апа, эш качмас дигән булып, тагын чәйгә чакыра. Бераз гына хәл алдык та эшкә тотындык.

– Бер ун еллап аш үткәргәнем юк иде инде. Быел үткәрәсем килде. Әле ярый, кызым сезнең белдерүне күргән. Тагын кала иде, – дип салпы якка салам кыстырды Гөлнәзирә апа.

Үзебез сөйләшәбез, үзебез эшлибез. Шул арада өстәлгә яшелчә, җиләк-җимеш, конфет-печенье, пироглар менеп кунаклады.

Бәлеш ясарга тотындык. Йомшак итеп кенә камыр баскач, эчлеген ясап куйдым. Гөлнәзирә апаның туңдыргычыннан корт та килеп чыкты. Аны тиз генә микродулкынлы мичтә җылытып алгач, ул өр-яңа булып китте. Бәлешне мичкә тыккач, янә плитә алдына килеп бастым. Әле бит пешерәсе бәрәңге, өлгертеп бетерәсе аш бар.

5 сәгатьтә табын әзер

Берзаман кунаклар да күренә башлады. Берәү дә буш кул белән килмәгән. Кемдер чәен кыстырган, камыр ризыгы тотып килүче дә бар. Шул арада күчтәнәчләрне дә өстәлгә тезеп куйдык. Гөлнәзирә апаның Әтнәдәге туганы токмач кисеп җибәргән. Кибетнекен саласы да булмады. Бер туганы кош теле алып килгән, чәкчәк тә җибәргәннәр. Кухняда да эш гөрли. Бәлешнең тәмле исе урамга ук таралды. Аш та пеште, кунаклар да килеп җитте.

Мулла укып бетергәч, «Ватсап» аша гына аралашкан Гөлсирә апа килеп җитте. Табынга аш чыгару, чәй өләшү аңа эләкте. Ир-атлар эшне тиз тота ул, озаклап сөйләшеп утырмадылар. Бер сәгать дигәндә, инде таралыштылар да. Иң кызык вакыт килеп җитте. Без бит алдан бәя дә сөйләшмәгәнбез! Минем һөнәр алыштырып карыйсы килде, ә аларга тиз арада табын коручы табарга кирәк булган! Кайдадыр бер пешекченең өйгә килеп табын корып киткәне өчен кеше башына 400 сум сораганын укыганым бар иде. Тәвәккәлләп, бәяне әйттем. Хуҗалар өчен бу бик аз сумма булып тоелды. Рәхмәтләрен әйтеп, картама акчаны түгәрәкләп салганнар. Ә мин шөкер иттем. Ял вакытында күктән төшкән акча кебек тоелды ул!

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре