Әнвәр Нургалиевның әнисе коронавирус йоктырган булган, тик үлеменең сәбәбе ул түгел

Башкортстанда  коронавирус йоктырган беренче кешенең үлеме очрагы теркәлде. Бу хакта Башкортстан Президенты Радий Хәбиров сүзләренә сылтама белән «КП-Уфа»   хәбәр итте.

Уфада коронавирус инфекциясен йоктырып вафат булган беренче кеше — Әнвәр Нургалиевның әнисе булып чыккан. Ике ай элек ул ишемик  инфаркттан һәм диабеттан дәвалау курслары узган. 80не узган булганлыктан, авыруның хәле авыр дип бәяләнгән.  Хроник авырулар, аягын боттан ампутацияләү, озакка сузылган пневмония аркасында аның оргнизмы бик көчсезләнгән. Ә үлеменең сәбәбе — ишемик инфаркт нәтиҗәсендә кан тамырларына зыян килү килү һәм баш мие шешенүе.

Бу хәбәрне Татарстанның атказанган артисты массакүләм мәгълүмат чараларына үзе дә раслаган.
Әнвәр Нургалиев белдерүенчә, аңа хастаханәдән шалтыратып әнисендә коронавируска шик булуын әйтәләр. Соңрак, бу диагноз расланган.

Әнисе озак та тормый вафат булган. Гаиләсенә мәрхүмәне табутка салып бигәннәр. Аны Башкорстстанның Әлшәй районы Әүрүз-Тамак авылына алып кайтып җирләгәннәр. Зиратта 10 гына кеше булган, җырчы үзе дә машинадан чыкмаган.

Соңгы тапкыр Әнвәр Нургалиев әнисе белән 12 көн элек күрешкән булган.  Җырчы хәзер⠀хатыны, ике баласы белән өйдә. Ул тест ясатырга җыена. Мәрхүмәгә авыру кемнән, ничек йокканы билгесез.


Фикер өстәү