Өйдән чыгарга ярамый торган вакытта төзелеш товарларын, техника һәм бакча кирәк-яракларын ничек сатып алырга?

Үзизоляция көннәре – өйдә ремонт эшләр өчен менә дигән вакыт. Буш вакыт артты. Планлаштырырга, күптән чигереп килгән эшләрне эшләп чыгарга моннан да уңайлы чор тагын булырмы икән?

– Бу көннәр өйдә эшләр өчен бик яхшы булды. Фатир алганнан бирле кадаклана алмый торган такталар да кадакланды. Бер ел эшләнмәгән эшләрне эшләп куйдык. Фатирыбызга обойлар ябыштырдык. Дөрес, без аны 22 март көнне үк  “Леруа Мерлен” кибетеннән сатып алган идек, – диде блогер Гөлназ Талипова. — Моннан тыш, башка кирәк-яракларны ОЗОН аша заказ биреп алдык.

Шулай да күпләр бу көннәрдә төзелеш материаллары, көнкүреш техникасы сатыламы икән, дип борчыла. Мондый кешеләр өчен сөенечле хәбәребез бар: без туплаган мәгълүматлардан күренгәнчә, Казандагы төзелеш материаллары сата торган иң эре кибетләр барысы да эшли, ләкин алар карантин вакытында заказларны яңа форматта кабул итә. Кибетләрнең барысы да диярлек онлайн эшләүгә күчте.

Мәсәлән, Леруа Мерлен кибете менеджеры Елена аңлатуынча, товарларга заказны Интернет яки телефон аша гына шалтыратып бирергә була.

— Үзегез килеп алган очракта, кибет иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр эшли. Бу очракта алдан заказ биргән товарларны чиратка басып алырга туры киләчәк. Түләү дә махсус сылтама аша онлайн башкарыла. Шулай ук китереп бирү дә каралган. Товарларны көн дәвамында сәгать 23.00гә кадәр китереп җиткерәләр, – диде ул.

Менеджер әлегә мондый ысул белән кайчанга кадәр эшләячәкләре билгеле түгеллеген әйтте.

“Мегастрой” кибетләре дә шундый ук форматта эшли. Интернет-кибет һәм мобиль кушымта аша заказ ясагач, товарны китереп бирәләр. Шулай ук сәгать 8дән 22.00гә кадәр товарны гипермаркетның парковкасына да чыгарып бирү мөмкинлеге каралган.

ИКЕАның да Интернет-кибете эшли. Заказларны килеп алырга мөмкин. Шулай ук китереп бирү мөмкинлеге дә бар. Ләкин биредә үлчәү, җыю, урнаштыру, тегү кебек хезмәтләр карантин беткәч кенә күрсәтелә башлый.

Казанда шулай ук кирпеч, цемент, брусчатка да сатып алырга мөмкн. Аларның күпчелегенең эш графиклары гадәттәгечә калган.

Көнкүреш техникасы

Көнкүреш техникасы сата торган кибетләр дә интернет аша эшләүгә күчте. Мәсәлән, “М.Видео”, “Эльдорадо” кибетләренең эш режимы шулай көйләнгән.

— Без 27 мартта М.Видео кибетеннән онлайн заказ ясадык. Кондиционерны 5 апрельдә китерделәр. Алар заказларны сәгать 10.00дан 16.00гә кадәр китереп бирәләр. Өйгә кадәр керттеләр. Китерүче кеше битлек һәм перчатка кигән иде. Шуннан соң да антисептик белән эшкәрттек, – ди Ильмира Шагиева.

Теплица ничек аласы?

Кибетләрнең эш режимы өйләрендә төзелеш эшләрен башкаручыларны гына түгел, бакчада эшләүчеләрне дә кызыксындыра. Чөнки, гадәттә, күпләр бу вакытта теплицалар сатып ала. “ВТ” хәбәрчесе Казандагы берничә шундый кибеткә шалтыратып алды. Алар бу көннәрдә гадәти режимда эшлибез, диделәр. Заказларны шулай ук онлайн һәм телефон аша да башкарырга була. Түләү мәсьәләсенә килгәндә, акчаны теплицаны китереп бирүченең үзенә дә бирергә, шулай ук карта аша да күчерергә мөмкин.

Зөһрә Садыйкова

Фото:  isolux.ru

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү