Бала арбасын ничек дөрес сайларга?

Быелгы кояшлы, язгы көннәрне өйдә генә утырып уздырырга туры килсә дә, саф һавада йөрү­дән өмет өзмибез әле. Балаларга, аеруча шәһәрдә яшәүче сабый­ларга кыен. Саф һаваны тәрәзә­дән генә сулау кемгә ошар икән? Белгечләр исә, форсаттан файда­ланып, җәйге урам йөрүләргә бүгеннән үк әзерләнә башларга киңәш итә. Өйдә яшь баласы булган гаиләләр, әйтик, җәйге коляска сайлый тора ала. Эшне нидән башларга?

Башкалада бала кирәк-яраклары тәкъдим итүче зур сәүдә ноктасында коляскалар сатучы Ирек Минһаҗев сүзләренә караганда, бала арбасы иң элек уңайлы, җиңел хәрәкәт итә торган, куркынычсыз булырга тиеш. «Күп кенә ата-ана, коляска сайлаганда, иң элек аның матурлыгына һәм нинди оешмада җитештерелүенә игътибар итә. Моның белән килешеп бетмим. Арба иң элек бала һәм әни кеше өчен уңайлы булырга тиеш», – ди белгеч. Җәйге балалар коляскасы сайлаганда, түбәндәге киңәшләргә колак салырга киңәш итә ул:

1. Бала арбасы сайлар алдыннан иң элек аны кайда сак­лаячакмын, урамга алып чыгу кыен булмасмы дигән ике сорауга җавап бирегез.

2. Бала арбасының киңлеген дә үлчәргә онытмагыз. Ишеккә сыярлыкмы? Дөрес, хәзерге бала арбаларының барысы да диярлек җыеп-җәелә. Әмма аны көн саен сүтеп, җыеп ятасыгыз килерме икән?

3. Урамда йөри торган бала арбасы җиңелрәк булган саен яхшырак. Көн дәвамында аны этеп кенә түгел, берничә тапкыр күтәреп, төшереп тә алырга туры киләчәк бит. Заманча коляскаларның авырлыгы 15 килограммнан да артмый.

4. Бала арбасының уңайлылыгына шинаның төре дә йогынты ясый. Резин тәгәрмәчләр арбаны сикәлтәле юлда да иркен хәрәкәт иттерә. Пенополиуритан тәгәрмәчләр күпкә катырак була, әмма юлда йөргәндә әллә ни кыенлыклар тудырмый. Пластик тәгәрмәчләр исә иң арзанлы, каты һәм тавышлылардан санала. Кибеттәге шома идәннән җиңел генә йөрсә дә, урамдагы юлларга көче җитми. Пластик тәгәрмәчләр бер сезонга чыдамаган очраклар да күзәтелә.

5. Тәгәрмәчләр беркетелгән шасси озынлыгы да игътибардан читтә калмасын. Кечкенә размерлы шасси
(8 – 15 см диаметрлы) гадәттә пластмассадан эшләнә. Алар белән асфальт юлдан гына йөреп була. Уртача размерлылары (15 – 25 см) резина белән пенополиуретаннан торырга мөмкин. Шактый авыр булсалар да, теләсә кайсы юлдан үтәргә мөмкинлек бирә. Зур шасси (25 – 40 см) гадәттә трансформер арбаларга куела. Андый арба белән урманда йөрсәң дә була.

6. Колясканың тоткычы тоташ булса яхшы. Бу арбаны бер кул белән генә дә йөртергә мөмкинлек бирә.

7. Арба җиңел җыелырга һәм җиңел җәелергә тиеш.

8. Колясканың тормоз җайланмаларын да тикшерегез. Алар шулай ук нык һәм ышанычлы булырга тиеш. Юкса арба көчле җилдә дә үзеннән-үзе кузгалып китәргә мөмкин.

9. Бала арбасы сайлаганда аның чикләгеч элементларын, куркынычсызлык каешларын тикшерегез. Алар нык булмаса, бала коляскадан төшеп калырга да мөмкин.

10. Күп кенә бала арбаларының арткы өлешен яткан, ярым яткан халәткә көйләп була. Аның бу үзлеге бала белән урамда озаграк вакыт уздырырга мөмкинлек бирә.

11. Салына торган тышлыклы арбага өстенлек бирегез. Бала белән урамда йөргәндә төрле хәл була. Салына торган тышлыкны исә көн дә салдырып юсаң да куркыныч түгел.

12. Күп кенә арбаларның тоткычына бала кирәк-ярак­лары өчен кечкенә генә букча эленгән була. Утыргыч астына зур тартмачык куелганнары да бар. Соңгысы күпкә уңайлырак булачак. Бала белән кибеткә керсәң дә, алмаш кием алып чыксаң да, бу әйберләрне кайда куеп бетерермен, дип баш ватасы юк.

13. Үз йорты белән яшәүчеләр зур тәгәрмәчле трансформер-арбага өстенлек бирсә яхшы. Күпкатлы йортта яшәүче шәһәр кешеләренә тәгәрмәч диаметры 15 – 20 см булган китап-арба алырга киңәш итәбез. Җәмәгать транспортында еш йөрергә туры килсә, кечкенә пластик тәгәрмәчле таяк-арба да ярап торыр.

Рәфия АКСАКОВА, Арча районының
Яңа Кенәр участок хастаханәсе педиатры:

– Балага коляска сайлаганда, иң элек аның уңайлылыгына игътибар итәргә кирәк. Аның бала утыра яки ята торган өлеше бер үк вакытта каты да, йомшак та булырга тиеш. Балаларны 7-8 айдан үзләрен генә арбага утырта башларга мөмкин дип саныйм. Әмма озак утыртырга ярамый. Әйтик, бер яшькәчә балаларны коляскада 20 – 30 минуттан да озаграк утыртып торырга ярамый. Хәзерге заман арбаларының ярым яту кебек үзлеге бар. Шуңа күрә коляскада яту белән утыруны чиратлаштырырга да мөмкин. Бер яшьтән зуррак балаларга утыру белән йөрүне чиратлаштырырга була. Шул рәвешле умыртка баганасына авырлык килмәячәк. Күпләр колясканы кулдан сатып алуга шикләнеп карый. Арбада ниндидер ят исләр яки башка кимчелекләр булмаса, тотылган арба алуның бернәрсәсе юк. Күп балалы гаиләләрдә бөтен бала шул бер алган коляскада үсә әле, оныкларга да кала.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү