Нарат күркәсеннән кайнатма ясауның 4 ЫСУЛЫ

Сары башлы тузганак чәчәгеннә бал, кайнатма әзерләп, банкаларга тутырып куйдык. Чират нарат күркәсенә җитте. Яшь нарат күркәләрен май уртасыннан башлап июнь урталарына кадәр җыялар.Бик файдалы, тәмле кайнатма әзерләп була аннан. 4 төрле рецепт белән уртаклашабыз.

1 ысул
500 гр яшел нарат күркәсе, 1 кг шикәр комы, 0,5 чәй кашыгы лимон кислотасы кирәк. Күркәләрне юасы, су, шикәр комы салып, 20 минут сүрән утта кайнатасы. Уттан алып, “ял” иттерәбез, аннан кире утка куеп, лимон кислотасы өстисе. Болгатабыз һәм 30 минут буе сүрән утта кайнатасы.

2 ысул
Күркәләрне яхшылап юасы, урталай кисәсе. 1 кг күркәгә 1 кг 800 г шикәр комы, су кирәк. 2 сәгать буе кайнатасы.

3 ысул
Нарат күркәләрен күмелерлек итеп су салырга, шуны 1 сәгать кайнатырга. 1 тәүлек буе “ял” иттерәсе. Аннан соң күркәләрне сөзеп алып, кайнатма суын гына 1 литрга 1 кг шикәр комы салып, 3 сәгать кайнатасы. Сүндереп, суытасы.

4 ысул
1 кг нарат күркәсе, 1 кг шикәр комы, 3 литр су, 1 данә лимон кирәк. Нарат күркәләренә су салып, 2 сәгать сүрән утта кайнатасы. Төнгә калдырасы. Аннан сөзеп, кайнатма суын гына калдырып, аңа шикәр комы өстәп, куерганчы кайнатасы. Кайнап чыгарга 10 минут кала лимонны телемләп тулап, кайнатмага саласы. Әзер булгач, стерильләштерелгән банкаларга тутырып куясы. Лимонны кабыгы белән дә, кабыксыз килеш согын сыгып кына да өстәргә була.

 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү