Суган төбе ник саргая? КИҢӘШ

Ял көннәрендә күпләр бакчада мәш килгәндер. Хезмәттәшебез Зөлфия Хәлиуллина бакчачыларга бик файдалы булган берничә киңәш белән уртаклашты.

Суган төбеннән саргая башласа
Суганга корт төшкән булырга мөмкин. Аны бетерү өчен бер чиләк суга бер стакан тоз салып, үсемлеккә сибәргә кирәк.

Сарымсак төнәтмәсе
Төнәтмә өчен сарымсакның барлык өлеше дә бара.
Савытка 500 г сарымсакны (уклары, кабыклары белән бергә) ваклап, 5 литр җылы су салып, төнгә калдырасы. Әзер концентратны 1:1 исәбеннән чиста су белән катнаштыралар, шуңа 40 гр угычтан уылган кер сабынын өстиләр. Шушы катнашманы пульверизаторга тутырып, үсемлекләргә сиптерәләр. Бетләрдән котылу өчен бер дигән чара.


Фикер өстәү