Кәбестәне тиз тозлау ЫСУЛЫ

Кирәк булачак: 2 кило кәбестә, 1 кило кыяр, уртача зурлыктагы 2 кишер, 1 татлы борыч.

Маринад өчен: 1 литр су, 1 аш кашыгы (өеп) тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы 70 процентлы аш серкәсе.

Кәбестәне – озынча итеп, кыяр һәм татлы борычны вак кына турыйбыз, кишерне эре тишекле угыч аша уабыз. Барысын бергә болгатып, 3 литрлы банкага тутырабыз да өстенә кайнап чыккан маринад коябыз. Суынгач, суыткычка алып куябыз. Кәбестәне кичтән тозласагыз, иртәгәсе көнгә әзер булачак.

Табынга куйганда, кәбестәгә көнбагыш мае өстибез һәм суган турап салабыз.


Фикер өстәү