Раилә Гарапшинадан мич коймагы РЕЦЕПТЫ

Авылда хәзер кайберәүләр коймакны да пешереп мәшәкатьләнми, сатып кына ала. Бу рәхәт тормышка ияләшкәнгә генә түгел, тәмлене яратканга да шулай. Әнә Кариле авылында яшәүче Раилә Гарапшинага, синеке тәмле, дип заказ бирүчеләр шактый. Моның өчен аңа кайчак иртәнге сәгать 3тә үк торырга туры килә. Үзе «Балтач агрохимсервис» оешмасы ашханәсендә эшли. «Кеше тук булса, канәгатьлек кичерәм», – ди ул.

– Авылда хәзер күбесе мичләрен сүтте. Шуңа күрә мич коймагы тансыкка әйләнде. Гриль-духовка исә бөтен кешедә дә юк. Анда бик тәмле булып, күпереп пешә. Шуңа күрә мич коймагы кебек дип ашыйлар. Күбрәк таныш-белешләрем төрле мәҗлесләр үткәргәндә заказ бирә. Коймак белән әллә ни акча эшләп булмый. Синең кулыңнан тора, безнеке алай килеп чыкмый, дигәч, аптырап пешерәм инде. Күңелеңне биреп эшләгәндә генә камыр уңа, – ди Райлә.
Тагын бер сере бар әле. Камырны юеш чүпрәгә бассаң, отышлырак. Берничә мәртәбә күпереп менгәч, кашык белән төшергәннән соң гына духовкага тыгарга кирәк. Райлә пешергән чәкчәк, бәлеш һәм башка ризыкларны да яратып алалар. Борай ярмасыннан әзерләнгән вак бәлеш тә хәзер популяр икән.

Коймак камыры
Ярты литр сөт һәм җылымса суга 5 йомырка сытасың, 1 аш кашыгы сыланма тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы, 100 грамм үсемлек мае, 35 грамм чи чүпрә салып, камыр туглыйсың. Берничә мәртәбә кабартып, калак белән төшерәсең. Кабат күпереп менгәч, эшкә тотынырга була. Коймакны гриль-духовкада пешерергә кирәк.


Фикер өстәү