Айрат Хөсәеновтан каз каклау СЕРЛӘРЕ

Балтач районының Борбаш  Сәрдегәне авылында яшәүче Айрат Хөсәеновның Инстаграм битендәге каклаган казларны күргәннән бирле барып күрешү теләге туган иде. Бик кызыктыргыч шул,   түбә кыегында язгы боз сөңгеләр кебек  каклаган казлар тезелешкән.  Ходай кушкач, насыйп булды, теләгемә ирештем, каз каклау серләрен дә сораштым.

– Сезне каклаган каз кызыксындырамы, ысланганымы? Бар каклаган каз, бар ысланганы. Күпләр шуны бутыйлар. Каклаган вяленный була, ысланган –  копченый,  – ди Айдар. Каклаган казны әзерләү вакыты шактый озак. Казларны суйганнан соң, көз көне күп итеп тоз белән ышкып, эченә дә  тоз тутырып  пергамент  кәгазьгә, аннан соң чүпрәккә төреп ким дигәндә дүрт айга тоз сендерергә куябыз.  Язлар җитеп, кояш карый башлагач, тоздан арындырып, чистартып кояшка кибәргә куябыз һәм кояшның куәтенә карап ун-унбиш көн киптерәбез.  Ысланган каз белән  күбрәк Яңа ел тирәсендә кызыксынсалар, каклаган казны ел әйләнәсендә сорап киләләр. Соңгы вакытта телемләп вакуум пакетларга тутырып та сата башладым. Күчтәнәчкә алып барсаң да, кемдер тәмләп карарга телиме, бик уңайлы.   Авыз итәр өчен генә бер бөтен каз сатып алырга да кирәкми.

Айрат нинди генә ит ризыклары  җитештерми. Без күреп күнеккән казылыклардан, прессланганнан тыш, тавык итеннән казылык ясый, бытбылдыклар ыслый, балык та каклый… Кыскасы, ниләр генә юк.  Кешеләрнең үз казларын, тавыкларын да, ат кабыргаларын да  ыслап бирә. Эш кешесенә хас тыйнаклык үзендә. Безгә бөтен башкарган эшен дә сөйләп бетермәде. Күргән хәтлесе дә безне хәйран калдырырга җитте.


Фикер өстәү