Петуния кар ярата

Иң «көйсез» чәчәкләрнең берсе саналган петунияне карга да чәчәргә мөмкин. Моның өчен иң элек банкага тутырылган туфрак өстенә урамнан алып кергән карны тыгызлап салырга кирәк.

Шуның өстенә  петуния орлыгы сибәбез. Кар эрегәч, орлыклар туфракка төшә. Суны сиптергеч ярдәмендә генә сибү киңәш ителә. Банканың өстен пыяла белән каплыйбыз да шытып чыкканчы көтәбез. Ара-тирә пыяланы күтәреп, банканы җилләтеп алырга  да кирәк. Андагы парны сөртеп алырга да онытмагыз.


Фикер өстәү