Май бәйрәменә үзләре үстергән кыярны ашарга теләүчеләр өчен КИҢӘШ

Без инде 10–15 май тирәләрендә үк үзебезнең теплицада үскән беренче кыярларны ашый башлыйбыз. Аларны үстерү серләре белән уртаклашып үтәргә булдым.

Апрель урталарында өч зур торф сәдәфенә берәр кыяр орлыгы төртеп чыгам. Өч көннән соң тишелеп чыккач, кызыл-зәңгәр лампа астына куям. Кыяр үсентеләренә  нәкъ шундый лампа кирәк: болай алар өскә таба сузылмыйча, көчле, нык булып үсә. Ике чын яфрак чыгаргач, зуррак савытка – майонез чиләгенә күчереп утыртам. Чиләкнең төбен кисеп (тамырларына зыян китермичә генә күчереп утырту өчен), савытны капкачына утыртып куям.

Май аенда кычыткан үсә башлый – аны көрәк белән яхшылап ваклыйм.  Теплицаның бер почмагына озынча чокыр казып, шуңа кычыткан, ат тиресе, банан кабыклары тутырам һәм өстенә 7–10 сантиметр калынлыкта черемә салам. «Сияние-1» эремәсен (10 литр суга 10 миллилитр исәбеннән) җылытып сибәм дә теге өч кыяр үсентесен утыртам. 1–1,5 литрлы пластик шешәләрнең төбен кисеп, үсентеләрне шулар белән каплап куям. Күчереп утыртканда, 20–25 көнлек үсентеләр инде чәчәктә була.

Узган елда шулай утыртып, инде 10 майда беренче өч кыярны ашадык.

Кәүсәрия Нигъмәтҗанова, Казан

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү