Чананы – яздан, ә менә теплицаны көздән әзерләп куйсаң яхшы. Артык салкыннарга киткәнче бер эшегезне тәмамлап кую өчен хәзер менә дигән вакыт.
1 . Теплицадагы корыган үләннәрне җыеп алырга. Туфракның 7 сантиметр чамасы өске катламын җыеп ташларга. Бу бик сәер тоелыр, әмма ул сезгә чүп үләннәренең орлыкларыннан һәм корткыч бөҗәкләрдән котылырга ярдәм итәчәк.
- Туфракны тирес, торф яки көл сибеп яхшылап казыгыз. Аннары түтәл өстенә салам түшәп чыгыгыз. ⠀
- Кышын теплицага кар кертегез. Бу, бердән, туфракны дым белән туендыра, икенчедән, андагы туфракның кышын артык туңмавы өчен кирәк. Чөнки каты туңмаган туфрак язын тизрәк өлгерәчәк. ⠀
- Корыган үләннәрне һәм туфракның өске катламын алу ул әле корткычлардан котылдым дигән сүз түгел. Шуңа күрә корткыч бөҗәкләргә каршы кулланыла торган препарат сибеп калдырсагыз да яхшы булыр. ⠀
Саклау
- Теплицадагы бөтен тузан һәм пычраклардан арыныгыз.
- Каркасының ватылган урыннары булса, төзәтегез. Металл детальләрен коррозиядән саклагыч яки буяу белән капларга кирәк.
- Тәрәзә, форточка, ишекләре барысы да төзекме? Әгәр төзәтәсе урыннар булса, вакытында эшен бетереп куегыз.
Фото: pixabay.com/ru