Крахмалның 7 сере. Хуҗабикәләр өчен гади киңәшләр

 Хуҗабикәләр крахмалны гадәттә җимеш суыннан кесәл әзерләүдә куллана. Аны тагын нинди очракларда эшкә җигәргә була?

  1. Төче камыр өчен онның чама белән 10 процентын крахмалга алыштырганда, ризык искиткеч тәмле булып, күпереп пешә һәм озаграк саклана.
  2. Крахмал коймак камырына да бик килешә: кырыйлары челтәрләнеп торган юка гына коймак килеп чыга.
  3. Торт өчен кремны крахмал белән (кукурузныкы яхшырак) куертып җибәрергә була.
  4. Кайнатма, эремчек, җиләктән торган сыек бәлеш эчлегенә дә, агып чыкмасын өчен, крахмал өстәргә мөмкин.
  5. Кисәкләп кыздыру өчен, итне тәмләткечләр (бераз тоз, борыч, дарчин һ.б.) өстәлгән крахмалга салып әвәләгәндә, эче сусыл, йомшак булып пешә, ә юка гына тышы алсуланып, кетердәп тора.
  6. Ит подливасы яки соусына берничә кашык крахмал өстәп җибәрсәң, куерып китәчәк, тәмле дә булачак.
  7. Ит фаршыннан кәтлит ясаганда, йомырка урынына крахмал кулланырга мөмкин. 2 аш кашыгы крахмал 1 йомырканы алыштыра.

Фото: kto-chto-gde.ru


Фикер өстәү