Хәтерне яхшырту өчен күнегүләр

– һәр хәрефкә сүз әйтеп, алфавитның бар хәрефләрен тиз генә кабатлап чыгыгыз (а-алма, б-балта…);

– бер хәрефкә башланган 20 сүз әйтегез һәм аларны номерлап барыгыз (1 – күлмәк, 2 – китап, 3 – кунак…);

– бер минут элек, бер сәгать яки кичә нәрсә эшләгәнегезне, соңгы өч көндә иртән нәрсә ашаганыгызны искә төшерегез;

– әгәр уң кулыгыз белән язсагыз, сул кул белән язып карагыз, ә сулагайлар, киресенчә, уң кул белән языгыз;

– караңгы бүлмәдә йөреп карагыз, ул хәтерне, игътибарны арттырыр;

– укуга, эшкә барганда моңа хәтле таныш булмаган юлдан йөрсәгез, баш мие эшчәнлеге  яхшырыр;

— кибеткә кергәч, калькулятор кулланмагыз. Хәтердән генә кушу, алу баш мие эшчәнлеген яхшыртыр.


Фикер өстәү