Аякка басып булмый әле! Табан астына шпора чыгудан интеккән кешедән бу сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әлеге чирләрне җиңелчәгә санап, аларны йорт шартларында гына дәваларга тырышабыз. Аякка баса алмый башлагач, соң була. Шпора ни сәбәпле чыга? Аннан ничек котылырга?
Ортопед-травматолог Руслан Мәсхүтов белән шул сорауга ачыклык кертәбез.
Нидән гыйбарәт? Шпора – үкчә сөягендәге үсенте. Тышкы кыяфәте белән атта йөрүченең аяк киеменә беркетелгән шпораны хәтерләткәнгә, шундый исем бирелгән аңа.
Билгеләре. Шпора вакытында үкчәгә басканда кискен, аякка кадак кергән кебек ачы авырту сизелә. Бу билгеләр иртәнге якта аеруча көчәя.
Сәбәпләре. Үкчәгә шпора чыгуга, нигездә, тоташтыргыч яры, мускул тукымалары, сеңерләрнең дөрес эшләмәве сәбәпче. Андый чакта аяк табанына басым тигез төшми. Мондый урыннарда алда телгә алган сөякле үсенте пәйда була. Шпора уңайсыз аяк киеменнән йөрүчеләрдә дә күзәтелә ала.
Дәвалау. Шпораны дәвалауга тотынганчы, иң элек аның ни сәбәпле барлыкка килүен, кайсы мускулларның эшләвен, кайсыларының хәрәкәтләнмәвен ачыкларга кирәк. Шпорага операция бик сирәк очракларда ясала. Шәхсән үземнең әлегә андый очраклар белән очрашканым юк. Мануаль техникалар (массаж) ярдәмендә дә яхшы гына нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Тукымаларга югары амплитудалы тавыш ешлыклары ярдәмендә тәэсир итү (ударно-волновая терапия – Д.Г.) шпораны җиңәргә ярдәм итә. Шпорадан котылыйм дисәң, уңайлы аяк киеменнән генә йөрергә кирәк. Табанына индивидуаль рәвештә ясалган ортопедик олтырак салынган булса, бигрәк тә яхшы.
Өй шартларында дәвалану. Авыртуны өй шартларында да җиңеләйтеп була. Моның өчен иң элек аякларны җылы суда җебетеп утырырга кирәк. Аннары үкчәдәге шпоралы урынга акрынлап куллар белән суккалап массажларга кирәк. Ник дигәндә, шпора вакытында үкчәгә үсеп чыккан өстәмә сөяк үзе авыртмый, аны әйләндереп алган сыекчалы шарчык борчый. Авыртуны басу өчен, әнә шул шарчыкны тишәргә кирәк. Кайчак шпора башка авыруның билгесе дә булырга мөмкин. Мисал өчен, очадагы, умырткалыктагы үзгәрешләр дә үзен шпора рәвешендә сиздерә ала.
Шпорадан халык медицинасы
– Төнгә үкчәгә бал сөртеп, кәбестә яфрагы гына урап куярга кирәк. Бер ай дигәндә, шпораның эзе дә калмый.
– Стаканга 1 йомырка салып, шуның өстенә 100 г серкә салып, катнашманы караңгы салкынча урынга куябыз. 3–4 көн торганнан соң йомырканы серкәдән алып, аның юка элпәсен тишеп, агын агызабыз. Ә йомырканың сарысын аерым савытка салып, күбекләнгәнче болгатырга кирәк. Алга таба шуңа 100 г скипидар һәм стакан төбендә калган серкәле утырманы аз-азлап кына куша барып, барысын бергә яхшылап болгатырга кирәк. Әзер катнашманы кара төстәге шешәгә агызып, караңгы урынга сакларга куясы. Әзер булгач, аны аякка сөртеп, пакет белән урап, өстеннән оекбаш киябез.
– 100 грамм каз яки ат маена 100 грамм уксус кушарга, шуңа 1 күкәй сытып, кабыгын да ваклап шунда салып болгатырга кирәк. Аннары 21 көн караңгы урында төнәтергә һәм вакыт-вакыт болгатып торасы булачак. Ул куе массага әйләнә. Аннары аякны бераз вакыт җылы суга тыгып утырганнан соң, корытып сөртергә һәм шушы май катнашмасын юка гына итеп мамыкка ягып, үкчә шпорасына куярга кирәк. Аякны бәйләп, оекбаш киеп куярга. Яндыра башлагач, тампонны алып, аякны корытып сөртергә. Процедураны 35 көн рәттән кабатлыйсы.
Фото: vk.com