«Чечнядан да исән-сау кайткач, моннан да сау-сәламәт яныма кайтыр, дип көтәм…»

Нәфисә апа белән моннан бер ел элек таныштык. Аның ике улы да махсус хәрби операция зонасында. Һәр көне балалары исән-сау йөрсен дип дога кылудан башлана. Бу арада табибка йөргән укучыбызны безнең дә сөендерәсе килде.

– Ике ел буена балаларымны уйлап йокларга ятам, алардан хәбәр көтеп уянам. Матур гына яшәгәндә, тормышларыбыз болай үзгәрер дип кем уйлаган? Ирем Фирдинант белән җиде балага гомер бирдек. Бер балабыз кечкенә вакытта ук вафат булды. Калган биш малаем белән бер кызымны исән-сау үстердек. Ирем 53 яшендә кинәт кенә үлде дә китте. Ул чакта иң кечесе 9 яшендә генә иде әле, – дип сөйли Нәфисә апа. – Фәргать улыма, өлешчә мобилизация башлануга, повестка килде. Шимбә кич иде ул. Ял көнне улым военкоматка барды, дүшәмбе алып та киттеләр. Кечесе Фансат махсус хәрби операциягә контракт төзеп китеп барды.

Фәргате гаиләсе белән күрше йортта гына яшәгән. Хатыны Эльвира белән ике бала үстерәләр икән.

– Улымны гаиләсе дә бик сагына. Балалары да: «Әти кайчан кайта?» – дип кенә тора. Хатынына да читен. Ирсез тормышның ни икәнен беләм мин. Әле ярый янымда алар бар, дип сөенәм. Бар тормышыбыз уртак безнең, – ди Нәфисә апа. – Улым белән киленем икесе бергә фермада эшләделәр. Тырышып йорт җиткереп бетергәч кенә, менә бит нәрсәләр килеп чыкты! Чечнядан да исән-сау кайткач, моннан да сау-сәламәт яныма кайтыр, дип көтәм.

Шул сөйләшүдән соң без гел аралашып торабыз. Нәфисә апа, иртәләрен изге теләк теләп, телефонга хәбәр сала, мин дә хәл сорашам. Актык шалтыратканда хастаханәдә табиб көткән чагы иде. «Аякларым бик авырта, Казан хастаханәсенә эләгә алмыйм», –   дигән иде. Солдат әнисен сөендерәсе килде. Нәфисә апаның үзенә дә сиздермичә, Саба районы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримовка шалтыраттык. Ул безне тыңлады да шундук ярдәм итәчәкләрен әйтте. Озак та үтмәде, Нәфисә ападан сөенечле хәбәр килеп иреште.

– Ноябрь башында Казанга операциягә җибәрәләр. Әле дә ышанып бетә алмыйм. Казан хастаханәсенә эләгү төшемә дә кермәгән иде. Мин бит үземә ни тиешен дә белмим. Берәүгә дә әйтмәдем, табиблар үзләре җибәрер дип көттем, – диде ул.

Вәгъдә – иман. Нәфисә апа, Казан хастаханәсендә тез башына операция ясатып, авылына кайтып китте инде. Ул монда чакта без дә газета укучыбызның хәлен белергә вакыт таптык.

– Бик яхшы табибларга эләктем. Операция ясаган егетнең куллары алтын икән. Наркоз бирүчесе дә бик яхшы кеше булып чыкты. Гел хәлемне сорап торды. Наркозны аркама гына ясагач, бөтенесен белеп яттым. Шәфкать туташлары да, санитаркалар да бик ярдәмчел булды. Үзем дә тизрәк аякка басарга тырыштым. Аллаһка шөкер, тезем бөгелә, атлауларым икенче инде. Икенче теземә алты айдан соң гына ясаячаклар, – ди ул. – «Ватаным Татарстан» газетасына чиксез рәхмәтлемен. Кеше турында бөтенесе яза, ә менә болай ярдәм итүне сез генә булдыра аласыз! Рәхмәтнең иң зурысы сезгә. Гап-гади авыл апасы бит мин. Хәлемне дә килеп белдегез. Кемгә тигән бәхет әле бу! Иҗат уңышлары телим, сәламәт булыгыз. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне сөендерүегезне дәвам иттерегез.

Өендә исә Нәфисә апаны ялга кайткан ул Фәргать каршы алды!

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү