Сакланыр чак. Татарстанда пневмония белән авыручылар саны арткан

Татарстанда үпкә ялкынсынуның яңа төре таралган! Яңа атна әнә шундый шомлы хәбәрдән башланды. Микоплазмалы пневмония дигән әлеге мәкерле чир үпкәләр өчен аеруча куркыныч. Өстәвенә ул антибиотиклар ярдәмендә дәвалауга да бирешми, янәсе. Бу сүзләр ни дәрәҗәдә дөрес? Пневмониянең әлеге төреннән ничек сакланырга?

Яшерен-батырын түгел: Татарстанда микоплазмалы пневмония йоктыручылар саны арту турында ноябрь башында ук сөйли башлаганнар иде. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе белгечләре рәсми саннарны атамаса да, авыручылар саны арта, әмма вазгыять контрольдә, дип тынычландырды. Узган ялларда исә социаль челтәрләрдә, Казанның кайбер мәктәпләре, микоплазмалы пневмония көчәю сәбәпле, балаларны өйдә торып укытуга күчә башлаган, дигән хәбәр таралды. Әмма Роспотребнадзор идарәсе бу хәбәрне кире какты.

– Бездә сыйныфларны дистанцион укуга күчерү турында бер мәгълүмат та юк. Дөрес, соңгы арада пневмония белән авыручылар саны артты. Аның микоплазмалы төре аеруча еш очрый. Әмма бу – сезонлы күренеш, – дип тынычландыралар идарәдә.

Ничек кенә булмасын, бу чир – безнең арада. Микоплазмалы пневмония турында без нәрсә белергә тиеш тә аны ничек йоктырмаска?

Микоплазмалы үпкә ялкынсынуны икенче төрле атипик пневмония дип тә йөртәләр. Грипп һәм ОРВИ кебек үк ул да йогышлы чирләр рәтенә керә. Кеше күп җыелган урыннарда бик тиз тарала. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Халит Хаертынов сүзләренә караганда, гадәти пневмониядән махсус прививка ярдәмендә сакланып булса, микоплазмалы үпкә ялкынсынуга каршы вакцина юк.

– Пневмококк бактериясе китереп чыгарган пневмония көндәлек тормышыбызда әледән-әле очрап тора. Микоплазмалы төре исә билгеле бер цикл саен гына кабатлана. Аның белән авыручылар саны һәр дүрт-биш ел саен арта. Соңгы тапкыр микоплазмалы пневмония белән авыручылар саны 2019 елда арткан иде. Дөрес, андый очраклар узган ел да берән-сәрән күзәтелде. Әмма быел өлкәннәр арасында да, балалар арасында да аны йоктыручылар саны кисәк артты, – ди баш инфекционист.

Халит Хаертынов сүзләренә караганда, пневмониянең әлеге төре бронхит та китереп чыгарырга мөмкин. Баш инфекционист соңгы арада үпкә ялкынсыну очраклары кисәк артуга да аптырыйсы юк дип саный. Ник дигәндә, пандемия чорында бик күп чирләр күләгәдә калды. Башка чирләрне китереп чыгаручы вирус-бактерияләр белән озак вакыт контакт булмады, шул сәбәпле антитәнчекләр дә бүленеп чыгарга өлгермәде. Пневмония очраклары арту, иң беренче чиратта, әнә шуңа бәйле, дип саный белгеч. Халит Хаертынов түбәндәге билгеләр күзәтелсә, аеруча сак булырга куша: (цитата)

«Температурагыз югары икән, бертуктаусыз ютәл борчыса, тын кысылса, кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Үзлегеңнән генә дәваланырга, мөстәкыйль рәвештә тапшырган анализ нәтиҗәләрен дә үзлегеңнән генә «укып» азапланырга ярамый. Төгәл диагнозны фәкать табиб кына куя ала. Беренче карашка ОРВИ кебек тоелган чир чынлыкта грипп, ковид, менингит та була ала.

Иң гаҗәпләндергәне – микоплазмалы пневмония моңа кадәр кулланылган антибиотикларга да бирешми. Кан анализына да ул, ким дигәндә, җиденче көнгә генә чыга.

Әлмәт үзәк район хастаханәсенең табиб-пульмонологы Рөстәм Насретдинов бу мәкерле чирне аерып торган иң төп билге дип әнә шуны атый.

– Соңгы арада микоплазмалы инфекциянең вируслы инфекция белән катнаш төрләре дә еш очрый. Соңгы ике елда бездә генә түгел, гомумән, бөтен Европада әлеге чирнең артуы күзәтелә. Микоплазмалы үпкә ялкынсынуын күпләр җиңелчә яки уртача авырлыкта үткәрә. Кеше берничә атна дәвамында ютәлләргә мөмкин. Хәлсезлектән интегә. Температура күтәрелмәскә дә мөмкин. Күкрәк читлеге авыртып, борчып тора. Әгәр бу билгеләрнең берсе генә булса да күзәтелсә, көчле ютәл борчыса, бер атна дәвамында температурагыз төшмәсә һичшиксез табибка күренергә кирәк, – ди табиб.

 Сүз уңаеннан, соңгы арада Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны да арткан. Соңгы бер атна эчендә республикада ковид йоктыручылар саны 27 процентка күбәйгән. Әмма белгечләр хәвефләнмәскә куша: авыручылар саны артса да, пандемия чорындагы хәлләр башка кабатланмаячак. Йоктырган очракта да ковид гадәти ОРВИ кебек (температура күтәрелә, борынга томау төшә, ютәл борчый. – Ред.) кенә узачак. Кайберәүләрдә ул бернинди билгеләрсез генә дә үтеп китәргә мөмкин. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүген республикада тугыз ковид госпитале эшли. Анда коронавирусны авырдан уздыручылар ятып дәвалана. Хәзерге вакытта ковид госпитальләрендәге ятак урыннарның 20 проценты буш.

Табиблар вируслы авырулар котырган чорда гади генә кагыйдәләрне дә истән чыгармаска куша. Кеше күп йөргән урыннарга чыкмаска, урамнан кергәч, кулларны-битләрне яхшылап юарга, бүлмәне көн дәвамында җилләтеп, тузаннарны сөртеп торырга кирәк. Авыруны аяк өсте үткәрмәскә, чирнең беренче билгеләре күренүгә үк дәвалана башларга кирәк, дип кисәтә табиблар. Җылы киенеп йөрергә, туңмаска кирәклеге дә көн кебек ачык.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү