Бүген ил халкының 84 проценты көн дә витамин эчә. Шуларның нибары 32 проценты гына анализ тапшырып, табиб белән киңәшләшә икән. Пандемиядән соң илдә витаминнар белән мавыгучылар саны бермә-бер арткан. Сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли.
Шул рәвешле илдә даруларны гына түгел, витаминнарны да белер-белмәс эчүчеләр саны арта. Соңгысы тагын да куркынычрак, ди белгечләр. Ник дигәндә, организмда теге яки бу витамин артып китсә, җитди чир пәйда булырга мөмкин, дип кисәтә алар. Табиб-терапевт, нутрициолог Элина Борһанова белдерүенчә, кайбер витаминны фәкать анализ тапшырганнан соң гына эчәргә ярый.
– Әйтик, В12 витаминын, фолий кислотасын анализ тапшырмыйча һич кенә дә эчәргә ярамый. В12 витамины күп очракта ит ашамый торган кешеләрнең организмына җитми. Безнең республикада да гипотиреоздан (калкансыман биз авыруы) интегүчеләр күп. Бу организмга йод җитмәүне күрсәтә. Ләкин шулай да аны гормоннарны тикшертмичә эчәргә ярамый. Йод кулланыр алдыннан ТТГ, ТПО анализларын тапшырырга кирәк, – ди табиб.
Рәсми саннарга күз салсак, бүген илдә һәр ике хатын-кызның берсе тимергә кытлык кичерә. Әмма белгечләр аны да табиб күрсәтмәсе буенча гына эчәргә кирәк, дип кисәтә. Моның өчен иң элек гомуми кан анализы тапшырырга, ферритинны тикшертергә кирәк. Бакыр, селен кебек минералларны да анализ тапшырганнан соң гына кулланырга ярый.
Организмга кирәгеннән артык витамин керү нәрсәсе белән куркыныч соң? Элина Борһанова моны каш ясыйм дип, күз чыгаруга тиңли.
– Әйтик, Д витамины артык булганда, бөерләргә, үт куыгына таш утырырга, анализ тапшырмыйча гына В12 витаминын эчкән кешеләрнең йөзен кып-кызыл бетчә басарга мөмкин. Аны яман шеш диагнозы куелган кешеләргә дә куллану тыела. С витаминын кирәгеннән артык куллану бөергә ком утыртырга сәләтле. Селен, цинк кебек минераллар да куркыныч. Бик зур дозалар кулланганда кешенең күңеле болганырга, ярсучанлыгы көчәергә, эче китәргә мөмкин, – дип кисәтә табиб.
Организмда А витамины күбәеп китсә, кешенең күз күрүе начарланырга, көзән җыерырга, йөрәге, бавыр һәм бөере начар эшли башларга мөмкин. Е витаминын чамадан тыш күп эчкән кешенең башы шаулый.
Соңгы арада сөяк ныгытам дип, кайнатма урынына кашыгы белән коллаген ашаучылар да күбәеп китте. Табиблар анысын да зур хата дип атый. Табиб-травматолог Булат Закиров сүзләренә караганда, рационны төрләндереп, дөрес тукланган очракта, сау-сәламәт кешегә тик торганда коллаген ашауның кирәге юк. Ул ризык белән организмга җитәрлек дәрәҗәдә керә.
– Желе, капсула, порошок формасындагы коллаген ит ашамаучы вегетарианнарга файдалы. Аны буын авырулары булган, буыннары җәрәхәтләнгән кешеләр дә курыкмыйча эчә ала. Шунысын да истән чыгармаска кирәк: мондый коллагенны табиб белән киңәшләшкәч кенә эчәргә ярый. Белер-белмәс кулланган очракта андый коллаген, киресенчә, сөякләрнең ныклыгын киметергә мөмкин. Шуңа күрә өйдә ясалган койка (холодец) белән ит ашавың күпкә хәерлерәк, – ди табиб.
Витаминнар эчкәндә истә тотарга тиешле киңәшләр
– Витаминнарны бары тик анализ тапшырып, табиб белән бергә организмыгызга төгәл кайсы витаминның җитмәгәнлеген ачыклагач кына эчәргә ярый.
– Төймә рәвешендәге витаминга үрелгәнче, иң элек рационыгызны көйләп, дөрес тукланып карагыз. Яшелчә, җиләк-җимеш, майсыз ит, йомырка, диңгез ризыклары, чикләвек кебек ризык ашаган кешенең организмы берьюлы бик күп төрле витаминга байый.
– Витаминнарны ел дәвамында эчәргә ярамый. Аларны билгеле бер чорда – иртә язда һәм көзен бер курс рәвешендә генә эчеп алу хәерле.
– Йөкле хатын-кызларга, шикәр чире, остеопороз, йөрәк-кан тамыры авырулары, неврологик чирләре булган кешеләргә витаминнар эчкәндә аеруча сак булырга кирәк.
– Сүз уңаеннан, күпләр: «Авитаминоз булмасын өчен яшелчә, җиләк-җимеш ашап торсам да җиткән», – дип саный. Ләкин бу – ялгыш фикер. Кышлаган яшелчә, җиләк-җимеш бик күп файдалы үзлекләрен югалта. Аларда витаминнан бигрәк, «химия» күбрәк була. Ерактан кайтартылган җиләк-җимештән дә файда көтмәвең яхшырак. Ник дигәндә, аларның күбесе өлгереп бетмәгән килеш җыела. Димәк, организм өчен файдасы да шулкадәр генә булачак. Консервланган җиләк-җимешләрдә витаминнар бермә-бер күбрәк була.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat