20 июньдә кичке биштә Казан ипподромында Сабантуйга багышланган ат-спорт бәйрәме узачак. Әлеге чара "Татарстанда-җәй" акциясе кысаларында уза.
Килгән кунакларны татар эстрадасы артистлары чыгышы көтә. Биредә Раяз Фасыйхов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Вадим Захаров, Салават җырлаячак. Биредә бөтен гаилә белән күңел ачып булачак. Шулай ук тамашачылар арасында 14 төрле приз да уйнатылачак.
Бәйрәмдә балаларның ялына зур игьтибар биреләчәк. Алар өчен төрле күңел ачу чаралары, мастер-класслар узачак. Өлкәннәр өчен исә, кул эше осталары эшләреннән ярминкә тәкьдим ителәчәк. Ат чабышларын карарга милли киемнән килүчеләргә бушлай туңдырма өләшәчәкләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез