Санитар-савыктыру чараларын уздыру «Экологик иминлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә. Исегезгә төшерәбез, бу төр эшнең максаты – утыртмаларның биологик тотрыклылыгын саклау, урманда патологик процессларның киң үсешен кисәтү, корткычлардан һәм авырулардан зыянны киметү.
Санитар-савыктыру чаралары ел дәвамында Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр һәм урман хуҗалыклары белгечләре көче белән башкарылачак. Рекреация басымы зур булган урман фонды кишәрлекләренә – автомобиль юллары, торак пунктлар, шулай ук социаль объектлар янындагы урыннарга махсус игътибар биреләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез