Истәлекле булсын!
Казандагы «Максат» спорт мәктәбенә йөрүче малайлар өчен җәй вакытыннан алда, бу атнада ук башланды. Булачак футболчылар җәйге лагерьга китте. «Елдан-ел җәйнең иң кызык маҗаралары нәкъ менә лагерьга бәйле. Шуңа күрә бу ялны көтеп алдык. 18 көн буе тәм-томнарсыз яшәү генә авыр булачак», – ди үсмерләр. Җәйге лагерь капкасының бу ягында басып калган әти-әниләр исә җиңел сулап куйды. Чөнки баланың җәйге ялын оештыру – бик зур мәшәкать. Көнозын эштә булган әти-әниләр өчен бигрәк тә.
Рәсми мәгълүматларга караганда, Татарстанда мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә – 185 мең бала, белем бирү оешмаларында 512,5 мең бала исәпләнә. Тагын 60 меңләп үсмер техникум һәм көллиятләрдә белем ала. Төп байлыгыбыз – балалар һәм үсмерләр «армиясе» әнә шундый.
2026 елда Татарстандагы сәламәтләндерү лагерьларында 240 меңгә якын балигъ булмаган бала ял итәчәк, дип фаразлана. Шул исәптән, 175 меңнән күбрәге – җәйге чорда. «Артек» һәм «Орленок»ка республикадан 772 бала барачак. Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы мәгълүматларына караганда, ярдәмгә мохтаҗ 53,5 мең бала балалар лагерьларына бушлай юллама белән тәэмин ителәчәк.

Берәүләр ялга җыенган арада икенчеләр имтиханнарга әзерләнә. Быел Татарстанда 9 һәм 11 нче сыйныфларны 66,6 мең бала тәмамлый. 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 18 меңнән артык укучы – БДИ, 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 48,6 меңнән күбрәк укучы төп дәүләт имтиханы тапшырачак. Алар өчен соңгы кыңгырау чыңлады инде.
Татарстанда яшәүчеләрнең кояшлы һәм җылы көннәрен «Татарстанда җәй» проекты кысасында кайгыртачаклар. «Республикада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән тормышка ашырыла торган «Татарстанда җәй» проекты дәвам итә», – дип искә төшерде Министрлар Кабинетында узган брифингта республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева. 1 июньнән ул иң яхшы җәйге вакыйгаларны – фестиваль һәм концертлардан алып ишегаллары бәйрәмнәрен, спорт турнирларын, күргәзмәләрне, ачык һавада кино карауларны, мастер-классларны, гаилә белән төрле чараларны берләштерәчәк. «Татарстанда җәй» бөтен республиканы колачлаячак.
– 1 июнь – җәй башы гына түгел, ә яңа тәкъдимнәр, игелекле эшләр башланган чор да. «Татарстанда җәй» кысасындагы чараларга карата кызыксыну зур булачак дип өметләнәбез. Республикада яшәүчеләр һәм кунаклар өчен бердәм платформа эшләячәк. Биредә һәркем үзенә ошаган ялны эзләп таба алачак, – диде Ләйлә Фазлыева.

Узган елгы тәҗрибәдән чыгып, җәйге «Күрше» фестивале дә бик кызыклы булырга охшаган. Быелгы бәйгегә гаризалар 1 июньгә кадәр кабул ителәчәк. «Күрше» фестивалендә һәркем катнаша ала. Без кызыклы тәкъдимнәре булган кешеләрне, иҗади командаларны, балаларны көтәбез. Проектны зур шәһәрләрдә дә, авыл җирлекләрендә дә тормышка ашырырга мөмкин», – диде вице-премьер. Сүз уңаеннан, быел «Күрше» фестивале «мирас» төшенчәсе белән дә баетылды. Ул уртак эшләребез аша халкыбызның бай мирасын саклап калуга юнәлтелгән.
Җәйге «кайнар линия»
Җәй – эссе, рәхәт вакыт кына түгел, куркыныч чор да. Ләйлә Фазлыева каникул вакытында балаларның иминлегенә игътибарлырак булырга киңәш итте.
– Балачакны сакларга кирәк, – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары.
Аның әйтүенчә, шәһәр җирендә трамвай-троллейбус кебек транспорт чарасына тагылып, кирәкле җиргә әнә шулай барып җитәргә теләүче үсмерләр саны да арта. «Җәйге чорда балаларның сәламәтлегенә карата аеруча да игътибарлы булырга кирәк. Бу – учак ягуларга да, су буенда ял итүгә дә, бергәләп юлга чыгуга да кагыла», – диде ул.
Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова әйтүенчә, җәйнең беренче көннәреннән үк республикада балачак мәсьәләләренә багышланган «кайнар линия» эшли башлаячак. Ул һәр җәйге айның беренче атнасында гамәлдә булачак. Борчыган сораулар белән 8(843) 236-61-64 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай ук, «МАКС»та шалтыратуларны 8-987-405-96-13 телефон номеры буенча кабул итәчәкләр. «Кайнар линия» БДИ тапшырганда кыенлыклар белән очрашкан чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә ачык, дип искәрттеләр брифингта.
– Җәйге лагерьларда ял итүчеләр белән очрашулар үткәрә башлау теләге дә бар. Үзебез белән табибларны чакырырга исәплибез. Балалар һәм үсмерләр белән сәламәтлек серләре турында сөйләшәчәкбез. Лагерьларда бу эшне сынап караганнан соң, киләсе уку елыннан мәктәпләрдә сәламәтлеккә багышланган зур проект башлап җибәрергә ниятлибез. Ул республиканың барлык районнарын колачлаячак, – диде Светлана Захарова.
Брифингта Түбән Камада гамәлгә кергән яңа хезмәт турында да әйттеләр. Шәһәрдә укучыларга кесә телефоны аша мәктәптәге кыерсытулар турында хәбәр итү мөмкинлеген булдырганнар. Мөрәҗәгатьләр аноним рәвештә кабул ителә. «Бу очракта ярдәм итә алырлык кешеләргә мәгълүмат җиткерүнең теләсә кайсы ысулы эшли. Вакытында чарасын күрү өчен, баланың төшенкелеккә бирелүенә, өйдән чыгып китүенә игътибарлырак булсак иде», – диде Ләйлә Фазлыева.
Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил исә комендант сәгате турында искә төшерде. «Җәйге чорда балигъ булмаган балалар 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр урамда үзләре генә йөрергә тиеш түгел. Җаваплылык – әти-әни җилкәсендә», – диде Светлана Захарова.
Биергә чыгасызмы?
Әйткәнебезчә, җәйгә Балаларны яклау көне кысасындагы чаралардан аяк басабыз. Бу көнне Казан Кремле, мәсәлән, балачак иленә әвереләчәк. Биредә узачак фестивальдә 10 меңләп кеше катнашачак, дип көтелә.
– Программада – Казан Кремле буенча квест, балалар һәм өлкәннәр өчен китап ярминкәләре, фәнни һәм иҗади мастер-класслар, чакырылган артистлар чыгышлары. Казан Кремленең бөтен территориясе балачак шәһәре булачак. Җәйнең беренче көнен балалар күңелле һәм файдалы итеп каршы алсын өчен биредә төрле чаралар каралган, – дип сөйләде Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов.
Бәйрәм кичке дискотека белән тәмамланачак.

Бию, дигәннән, республикада элек популяр булган үсмерләр һәм яшьләр дискотекаларын кире кайтармакчылар. Моның өчен методик база булдырмакчылар хәтта.
– Безнең балачактагы дискотекаларны кире кайтарырга мөмкин дип уйлыйм. Дөрес, замана яшьләренә кызык булсын өчен, аларны үзгәртү мөһим. Моның өчен иң элек методик база булдырырга телибез. Дискотекалар оештыручылар өчен укулар үткәрдек инде. Бию мәйданында иң мөһиме – җанлы аралашу, – диде Тимур Сөләйманов.
Билгеле булганча, «Алдынгылар хәрәкәте» балалар өчен бушлай «БиЮ» кичәләрен оештыра. Быел алар республиканың биш районында узачак, дип көтелә.
Фикер
Эльмира ЗАРИПОВА, Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры:
– Дәүләт тарафыннан бала тәрбияләүче гаиләләргә һәр яклап ярдәм күрсәтелә. Татарстанда да бу мәсьәлә системалы рәвештә хәл ителә. Гомумән алганда, республикада гаилә, балалар бюджеты 30 миллиард сумнан артык тәшкил итә. Бу – бик зур сан һәм ул күпсанлы ярдәм чараларын колачлый. Аерым алганда, Татарстанда керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган (2026 елда ул 16 098 сумны тәшкил итә) аз керемле гаиләләргә түбәндәге ярдәм чаралары каралган:
– 3 яшькә кадәрге балаларга дарулар сатып алу өчен елга бер мәртәбә 10 мең сум акча түләнә;
– яңа туган балага кирәк-яраклар җыелмасы бирелә;
– күпбалалы гаиләләргә бакчага йөргән өчен түләү 100 процент күләмендә компенсацияләнә.
Шулай ук гаиләләргә баланы бакчага йөрткән өчен түләүнең бер өлеше компенсацияләнә: беренче балага ул – уртача түләүнең 20 проценты, икенче балага – 50 проценты, өченче һәм аннан соңгы балаларга 70 проценты күләмендә тәшкил итә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез