Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов махсус хәрби операциядәге якташына машина алып җибәргән. Ул бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр итә.
– Моннан ике ай халыкны кабул иткәндә бер якташым килгән иде. Ул СВОдагы егетләргә ярдәм итәргә булышуымны сорады. Аларга машина кирәк икән. Мин булышырга вәгъдә бирдем. Егетләргә дигән машина махсус хәрби операция зонасына барып җиткән. Андагы якташларым үзләре шалтыратып рәхмәтен җиткерде. Безнең егетләр җиңеп кайтканчы аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәрбез, – дигән ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез