Тәрәзәдән урамга карасаң, яз көз белән саташа, ә кояшлы җәй җитмәс тә кебек. Көннәр кайчан җылытачак? Май бәйрәмнәреннән нәрсә көтәргә? «ВТ» әнә шул сорауларга җавап эзләде.
Быел апрель иң көйсезе буларак тарихка кереп калмагае: тоташ яуган яңгырын да, суыкларын да, хәтта карын да күрдек. Кояшлы марттан соң, кабат җылы киемнәрне алып кияргә туры килде. Хәтерләсәгез, узган ел апрель җәйне дә күрсәткән иде. Быел язның икенче ае соңгы дүрт-биш елда иң салкыны, ди синоптиклар. Апрельнең калган көннәренә дә әллә ни өмет юк.
Бу атна башында Мәскәүдә һәм Ленинград өлкәсендә кабат кыш килде. Ил башкаласында бер төн эчендә урыны белән айлык норманың яртысы күләмендә кар яуган. Юеш кар электр чыбыкларын өзгән, агачлар сынган, юлларда аварияләр арткан. Җәйге тәгәрмәчкә күчкән машина йөртүчеләргә җәмәгать транспортына күчеп утырырга да тәкъдим иттеләр. Шөкер, Татарстанда бу кадәр кар көтелми. Аның каравы, дүшәмбе республикада көчле җил сәбәпле, шторм кисәтүе игълан иттеләр. Синоптиклар фаразларына караганда, атна уртасына кадәр җилнең тизлеге секундына 26 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда яшәүчеләргә агачлар, юл билгеләре, реклама такталары һәм электр линияләре астында тормаска киңәш итте.
Соңгы өч-дүрт елда республикада күзәтелгән аномаль апрельдән соң, быелгысы гайре табигый хәл кебек тоела, ди Казан дәүләт аграр университеты доценты Айсылу Мостафина.
– Апрель аеның җылы булуы гадәти күренеш түгел. Чыннан да, соңгы өч-дүрт елда язның икенче ае артык җылы иде. Ул елларны апрельдә күзәтелгән антициклон исә быел март башында ук килде. Шуңа күрә яз башы җылы булды да аннары суытты. Норма буенча апрельдә уртача айлык температура 5,2 градус тәшкил итә. Ә быел ул – 6,7 градус. Ягъни барыбер уртача айлык нормадан югарырак. Чөнки, әйткәнемчә, апрель башында бездә антициклоннар хакимлек итте, көннәр җылы торды. Аннары исә циклон салкын һәм кар алып килде. Бу атнадагы көчле җил, шулай ук илнең кайбер төбәкләрендәге кар – әнә шул циклон нәтиҗәсе. Татарстаннан берьюлы ике фронт уза. Шуңа күрә һава торышы тиз үзгәрә. Җил аларны тагын да тизрәк куа. Дымлылык югары булу нәтиҗәсендә көннәр суыграк кебек тоела. Бу циклон әле май башына кадәр дәвам итәчәк дип фаразлана, – ди белгеч.
Мондый һава торышы бакчачыларны хафага салды.
– Эшләр тоткарлана. Туфракта болай да дым күп иде, апрель яңгырлары артыкка китте. Юеш туфракта яшь агачларның тамырлары әрәм булырга да мөмкин, чөнки алар «сулый» алмый. Дымлы һава торышында черек авырулары тиз тарала, – ди Биектау районының Бөреле җәнлек совхозы бистәсендә яшәүче Гөлфинә Хәйруллина.
Бакчачы әйтүенчә, бу ел уңышын кайгырту өчен хәзер үк чара күрә башларга кирәк. «Юеш язның төп бәласе – дымлы туфрак бик тыгыз була, ул начар җылына. Димәк, үсентеләр акрын тернәкләнәчәк һәм үсәчәк. Шуңа күрә бакчада су җыелып тора торган урыннарда суны канау ачып ерып җибәрергә кирәк. Артык дымлылык теплицаларга да зыянлы. Мондый шартларда черек авырулары тиз тарала. Яңгыр яумаганда теплицаның ишекләрен ачып җилләтергә тырышам. Помидор һәм борыч үсентеләре тәрәзәнең яртысына кадәр үстеләр инде, тик теплицага чыгарып утыртып кына булмый. Ашыгып ашка пешүең дә бар. Бәрәңге һәм башка тамыразыкларны юеш һәм салкын туфракка утыртырга ярамый. Туфрак кимендә 8 градуска кадәр җылынырга тиеш. Әле шомырт салкыннары ни күрсәтер», – ди Гөлфинә Хәйруллина.
Елак апрель аркасында җылылык өчен дә үзебез түлисе. Татарстанда җылы бирү сезоны майда гына тәмамланачак, дип белдерде узган атнада республиканың Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь. «Апрель башы җылы булса да, ай азагында һава температурасы климатик нормадан 1–2 градуска түбән булачак. Шуңа күрә җылыны бетерү турында сөйләргә иртәрәк», – диде ул. Билгеле булганча, җылылык бирү уртача тәүлеклек температура биш һәм аннан күбрәк көн дәвамында +8 градустан югарырак булган очракта тәмамлана.
Синоптикларның башлангыч фаразларына караганда, республиканың күпчелек районнарында атна ахырына кадәр яңгыр явачак. 1 Май бәйрәмнәрендә төнлә һава температурасы 0 градус күрсәтәчәк. Көндез +8... +13 градуска кадәр җылытачак. Болай булса, Хезмәт бәйрәмен ял итеп кенә үткәрәчәкбез.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез