Телефон аша эш итүче мошенниклар соңгы арада тагын да активлашкан! Россиянең Куркынычсызлык федераль хезмәте белгечләре шулай дип кисәтә. Кырыгалдарларның банк яки хокук саклау хезмәткәре булып алдап шалтыратуларына ияләнеп беттек кебек инде. Бу көннәрдә алар ФСБ хезмәткәрләре исеменнән дә халыкны төп башына утырта башлаган.
Схемасы шул ук: телефонга килгән кодны әйтергә, банктагы акчаны «куркынычсыз» счетка күчерергә, аннары акчаны алып, курьерга бирергә. Шул рәвешле кеше, акчасын саклап кына калмыйча, куркыныч җинаятьне ачарга да ярдәм итәчәк, янәсе. Ул гына да түгел, мошенникларның бер ише ФСБ хезмәткәрләре исеменнән янап ук шалтырата икән. Кешенең үзенә яки туганына карата җинаять эше ачу белән куркыта алар. Ышанычны тагын да арттыру өчен кешенең телефонына ялган таныклык һәм боерык кәгазе фотосын да юллыйлар.
– Мондый СМС-хәбәрләргә, янап шалтыратуларга ышанырга ярамый! Җинаять җаваплылыгына тарту турындагы кәгазь кешенең шәхсән үзенә яки хат рәвешендә генә тапшырылырга тиеш. Безнең хезмәткәрләр халык белән аралашу өчен мессенджерлардан файдаланмый, таныклык фотоларын да җибәрми, – диелә Куркынычсызлык федераль хезмәтенең рәсми хәбәрендә.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, ун ай эчендә республикада 28 000 IT-җинаять теркәлгән. Бу – мошенниклар тарафыннан кылынган барлык җинаятьләрнең 57 проценты дигән сүз. Шул вакыт эчендә республика халкы 4 миллиард сум акчасыннан колак каккан. Татарстанда яшәүчеләр көн саен мошенникларга якынча 10–15 миллион сум акча күчерә.
Белеп торабыз: мошенниклар Дәүләт хезмәтләре порталы аша кылынган җинаятьләрнең дә яңа төрләрен уйлап чыгарып кына тора. Соңгы арада алар «эш»ен тагын да җиңеләйткән. Порталның күчермәсен булдырып, халыкны әнә шул ялган портал аша алдый башлаган. Алданмас өчен нәрсәне истә тотарга соң? Әгәр сайтка кергәндә, телефон номерын сорамыйча, телефонга килгән кодны гына кертүне сораса, сак булырга кирәк, ди белгечләр. Бу очракта мошенниклар сезнең номерны белә һәм телефонга килгән кодны әйтүегезне генә көтә дигән сүз.
Хокук сакчылары Яңа ел бәйрәмен дә сагаеп көтә. Ник дигәндә, елның-елында бу чорда мошенниклар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны бермә-бер арта, ди алар. Бәйрәм алды ыгы-зыгысында күпләр аны-моны уйлап тормый чөнки. Шуңа күрә теге яки бу товарга, хезмәткә бәйрәм ташламасы, ниндидер көтелмәгән акчалата бүләкләр вәгъдә итеп, яки башка төрле сәер тәкъдимнәр белән шалтыратсалар, сак булырга кирәк.
Россиянең Куркынычсызлык федераль хезмәте телефон аша эш иткән мошенниклар авызыннан иң еш яңгыраган сүзләрне дә атаган. Әгәр трубканы алышка «ФСБ», «МВД», «Тикшерү комитеты», «банкның куркынычсызлык хезмәте вәкиле», «куркынычсыз счет», «Россия Үзәк банкының бердәм исәп-хисап счеты» ише сүзләрне ишетәсез икән, телефонны шундук куярга кирәк, ди белгечләр. «Бу –сезнең гражданлык бурычы», «телефонга килгән кодны, паспорт, СНИЛС, банк картасы номерын әйтегез» ише сүзләр дә кырыгалдарларны «сата», ди белгечләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез