Дөрес, моның өчен авыл җирендә ким дигәндә өч ел яшәгән булу да кирәк. Салада бала үстерү кыйммәткә төшәме?
Питрәч районының Көек авылында гомер итүче Алия Саттарова узган ел беренче баласын тапкач, 50 мең сум акча алган.
– Әле 29 яшем тулганчы тагын ике бәби алып кайтып куясым килә. Дәүләт ярдәм иткәндә, ник файдаланмаска соң? – ди елмая ул. – Мондый акчалар биреләсен белмәгән дә идек. Улыбызны тапкач, социаль яклау бүлегеннән хәбәр иттеләр. Хәзерге заман әниләренә ярдәм күп. Шөкер генә итәрлек. Декрет акчам да зур суммада чыкты. Сабый туу белән матди хәлебез тагын да яхшырды. Һәр бала үз ризыгы белән туа, дигәннәре шушы икән. Утызга кадәр өч балабыз була, дигән хыялым кечкенәдән бар иде. Иң мөһиме – сабыйларның сау-сәламәт булуы. Менә анысын бернинди акчага алып булмый.
Саба районының Олыяз авылында яшәүче биш бала әнисе Гөлфинә Хуҗиәхмәтова беренче сабыена – 50 мең, өченче, дүртенче һәм бишенче баласына 100 әр мең сум акча алган.
– Бирмәсәләр дә берни эшли алмыйсың. Акчаның кесәне тишеп чыкканы юк әле. Рәхмәттән башка сүз юк, – ди ул. – Авылда яшәп бала үстерү җиңелрәк дип уйлыйм. Матди ягы да аерыла. Монда чыгым азрак. Улларыма да рәхәт, иркен. Шәһәр фатирында яту түгел инде. Әбиләренә дә барып кайталар. Дуслары белән дә аралашып үсәләр.
Кукмара районының Аш-Буҗи авылында яшәүче Ләйсән Хәмәтдинова – өч бала әнисе. Үз гомерендә дәүләттән ике генә тапкыр ярдәм алган.
– Балаларны акча алыр өчен алып кайтмадык. Башыбызга да килмәде ул уй. Аннары безгә дәүләт бирә торган ярдәмнәр тимәде дә ул. Безгә үз тырышлыгыбыз белән яшәргә язган. Зарланмыйбыз, рәхәтләнеп эшлибез. Акчаны хәләл көчебез белән табабыз, – ди Ләйсән. – Беренчесе: икенче улыбыз тугач, ана капиталы бирелде, икенчесе: коронавирус вакытында 20 мең сум пособие эләкте.
Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында гомер итүче 5 бала әнисе Гөлсинур Зәкиева әйтүенчә, бүген үз хәлен үзе генә белә.
– Хәзер бит авыл баласы да шәһәрнекеннән ким түгел. Иске-москы кимиләр, бөтен нәрсә яңа кирәк. Без үскәндә кешедән калган киемне дә сөенеп, рәхмәт әйтеп кия идек. Ә хәзер кидерерсең, бар, – ди Гөлсинур. – Хәзер дәүләт балалы гаиләләргә ярдәм итеп тора. Безнең заманда әллә ни күп акча тимәде. Без бит бер тиен хезмәт хакы түләмәгән вакытка туры килдек. Әле ярый, пенсия ала торган күрше әбиләр бар иде. Башта бурычка алабыз, аннары шуны кайтарабыз. Дөресен әйтим, балаларны акча бирелгәнгә тапмадым. Кечесенә ана капиталы эләкте. Шул чакта сөенгәннәрем! Күктән төшкән акча кебек булды инде ул миңа. Шуның ярдәме белән йорт алдык. Әле тагын бер ярдәм булды. Миңа «Ана даны» медале биргәч, һәр бала өчен 100 әр мең сум түләнде.
Гөлсинур әйтүенчә, авылда эшләп яшәсәң, зарланмыйсың. Әлеге фикер белән Казаннан Кукмарага кайтып, үз йортында яшәүче Гүзәл Габидуллина да килешә. Күченүне нигә алданрак уйламадык икән, ди ул.
– Районга кайтып, шулкадәр тынычлык таптык. Балаларыбызның киләчәген уйлап күчендек без. Шәһәрдә мондагы кебек мөмкинлек юк ул. Улларыбызны төрле түгәрәкләргә бушлай йөртәбез. Әле бит монда бөкеләр дә юк. Бөтен түгәрәк бер урында. Шәһәрнең бер башыннан икенче очына да чабасы түгел. Өстәмә акчасы да кызыктырмый, иң мөһиме – чыгым аз. Менә шунысына сөенәм. Дөрес, акчаны аны һәркем үзенчә туздырып яши ала. Кукмарада да көн саен кафега барып ашап, балаңны уен мәйданнарында йөртергә була. Юрганыңа карап, аягыңны сузасы инде, – ди ул. – Казанда яшәп калган дусларыбыз иртәнге 6 да өйдән чыгып китә, кичке тугызда кайталар. Монда күчкәч, вакыт та җитә башлады. Улларыбызның сәләтен ачар өчен дә мөмкинлекләр артты. Биш яшьлек Илдан улыбыз инде үзен кайда гына сынап карамады. Күп әйбер бушка. Акчасы булмаган әти-әни бит баласының сәләтен күрә дә алмый, ул сабый шулай яши дә яши. Ярышларга йөрмәсә, спортчылар да үсми. Шәһәрдә моның барысына да акча кирәк.
Билгеле булганча, кайбер районнарда балалы гаиләләргә аерым мөнәсәбәт күрсәтелә. Мамадышта бала туган саен унар мең сум акча бирелә. Сабыйның әтисе СВОда икән, бу сумманы икегә тапкырлыйлар. Апаста исә бөтенләй зурдан купканнар. Быелдан анда дүртенче яки шуннан соңгы баласын алып кайтучыларга 200 мең сум күләмендә пособие каралган. Күчтәнәчне алучылар бар инде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез