Баян уйнап җырлаучы Радик: «Мин бер нота да белмим»

Казанда яшәүче 35 яшьлек Радик Газизовның матур итеп гармунда уйнап җырлавы бөтен дөньяга таралды. Интернетны ачсаң да, шул егет килеп чыга, «Ватсап» төркемнәрендә дә ул.  Халык күңелен яулаган бу егетне «ВТ» журналисты да эзләп тапты. Радик Башкортстан егете икән.

– Мин – Стәрлебаш районы Бузат авылыннан. Хатыным Ирина – Илеш районы кызы. 2013 елда гаилә кордык. 10 яшьлек кызыбыз белән 9 яшьлек  улыбыз бар, – дип сөйли Радик. – Авылда әнием яши. Кызганыч, әтием генә исән түгел инде. Ильмира һәм Фирүзә сеңелләрем, Ринат исемле энем бар.

Радик, мәктәпне тәмамлагач, Башкортстанның мәдәният һәм сәнгать колледжына режиссура бүлегенә укырга керә. Аннары бер ел армиядә хезмәт итә. Аннан соң Казанга Мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә.

– Казанга килеп керүгә үк: «Мин монда калырга тиеш», – дидем. Газетадагы игълан аша эш таптым. Мебель цехына эшкә урнаштым. Эштән курыкмавымны әйткәч, бер тәҗрибәм булмаса да, алдылар бит. Аннары бер елдан Казанга йөргән кызым да килде, – ди ул. – 2014 елда Уфада яшәүче бер дустым янгын сүндерүче булып эшкә урнашты. Аннан күреп, мин дә Казандагы янгын сүндерү частена эшкә кердем. Эшемне бик яратам.  Чын ир-атлар эше ул. Җаваплы. Шунысы да бар: ягын сүндерү уен эш түгел. Төрле чаклар була. Кайчак күңел дә төшә, кешеләрне коткара алган вакытлар бар, кайвакыт ярдәм итә алмыйсың. Нинди генә күңелсез хәл булса да, кулыма гармун алам.

Радик моннан биш ел элек гармун уйный башлый. Бергә эшләгән дусты дача сатып алмаган булса, бәлки уйнамас та иде. Барысы да чормада табылган уен коралыннан башлана. Кайда гына укыса да, аны уен коралларында уйнарга өйрәтмиләр. Уйныйсы килү теләге үзенекен итә. Эшендә төшке ял вакытларында Радик үзлегеннән көйләр чыгара башлый.

– Каравыл җитәкчесе булып эшләүче бер егет эшкә гармун алып килде. Мин уйнап карарга дип кенә үрелгән идем. Көйләр чыга башлагач, үземә ошап китте.  Көйләрне ничек ишетәм, шулай уйныйм. Мин бит бер нота да белмим, – ди ул. – Ковид чорында төрле платформаларда чыгыш ясаган видеоларым белән бүлешә башладым. Үзем язган җырларым да бар. Беренче җырымны мәктәп елларында ук язган идем. Армиядә тагын икене яздым. Очрашканда, иҗатымны югары бәяләгән танылган шагыйрь Роберт Миңнуллин сүзләренә дә көйләр яздым әле. Шуларны тиздән чыгарам, – ди Радик. – Безнең әтинең дә гармуны бар иде. Ул анда да гел бер көйне генә уйнады. Ә миңа бу шөгылем бик ошый. Уйнап җырлый башлау гына авыр булды. Көчкә ияләндем. Ике кул белән уйнарга кирәк, әле шул вакытта җырлыйсы да. Тырыштым,  хәзер инде рәхәтләнеп башкалар алдында да чыгыш ясыйм. Халык җырлавымны бик ошата.

Радикның хатыны Ирина музыкаль белемле икән. Ире белән бергәләп мәҗлесләр дә үткәреп йөргән булганнар. Бер-бер артлы ике балалары тугач, бу эшне калдырып торганнар. Инде хәзер яңадан бәйрәмнәр алып бару эшенә тотынмакчылар.

– Интернеттагы дуслар матур сүзләре белән үсендереп торалар. Гармун уйнаганымны да, җырлаганымны да ошаталар. Кешегә ошагач, миңа рәхәт, – ди Радик. –Төп эшемне дә яратам, гармун да аерылгысыз дуска әйләнде. Иҗат белән коткаручы һөнәрен бергә кушып яшәргә исәп. Мине яратып карап баручы район-авылларга да концерт белән барасым килә. Әлегә бу – хыял гына. Кем белә, бәлки тормышка да ашар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре