Бүген Филармония концертлар залында VIII нче “Балкыш” үзешчән башкаручылар фестивале уза. Районнарда узган сайлап алу турларыннан үткән иң-иңнәр Казан сәхнәсендә чыгыш ясый.
– Әлеге фестивальне олылар бик теләп көтеп торалар. Катнашырга теләүчеләр бик күп. Беренче елны 3 мең 500 кеше килгән булса, быел бу сан 25 меңгә җитте. Монда катнашучы һәркем талантлы. Аларның җырларын тыңлап, биегәннәрен карап хәйран каласың. Сигез ел буена сәхнәдән төшмәгән җырчылар бар. Аларга рәхмәттән башка сүз юк, - ди Татарстанның Ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков. – Кайчагында эш урынына да килүчеләр бар. Безнең дә “Балкыш”та катнашасы килә, диләр. Без лаеклы ялга чыккан кешеләрнең яшьлеген озайтабыз. Алар монда килгәч, бөтенләй үзгәреп кайтып китә.
Саба районының Шәмәрдән бистәсендә эшләп килүче “Тулган ай” ансамбленә йөрүчеләр сәхнә бөтен чирне оныттыра, дару да эчкән юк, ди.
– Безнең ансамбльгә 17 ел. Рәхәтләнеп җырлап йөрибез. Сәхнәләрдә чыгыш ясау, үзеңнең кирәклегеңне тою зур бәхет инде ул. Пенсиядә дип кенә өйдә генә утырып булмый бит инде. Бөтен эшкә дә өлгерәбез. Өйдә дә тәртип, сәхнәдә дә, – ди Миңнур Садыйкова.
Мамадыш районы ветераннар советы рәисе Гөлнәзирә Талипованың чыгышын да бик яраттылар.
– Гомерем буе җырлап яшәдем. Әле менә 16 октябрьдә Казан тамашачысына концертым белән киләм, – ди ул.
Балтач районының Арбор авылында эшләп килүче “Ядкарь” ансамбле кызлары да Казанга бик теләп килдек, диләр.
– Безгә зур сәхнәләрдә чыгыш ясарга мөмкинлек биргән җитәкчеләргә рәхмәт”, – ди алар.
Рәхмәт, дигәннән бүген бу сүз сәхнәдән еш яңгырады. Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да сүзен өлкәннәргә рәхмәттән башлады.
– Сезнең тырыш хезмәтегез аркасында без рәхәттә яшибез, – диде ул. Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова да, өлкәннәргә исән-саулык теләп, матур сүзләр җиткерде.
– Агач тамырлары белән нык, – диде ул. – Ә без сезнең белән ышанычлы һәм мул тормышта яшибез.
Хәбир Иштирәков исә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка барлык өлкәннәр исеменнән рәхмәтен җиткерде. Бер очрашканда Рөстәм Миңнехановка ул өлкәннәргә эшләгән яхшы эшләре өчен рәхмәт әйткән булган.
– Мине Рәисебез шундук туктатты. Әгәр өлкән буынга да хөрмәт күрсәтмәсәк, без нәрсәгә кирәк, диде. “Балкыш” фестиваленең оештыру комитетын җитәкләүче, Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга да без бик рәхмәтле. Әгәр җитәкчеләр ярдәм итмәсә, үсендереп тормаса, мондый матур фестиваль булмас иде, – ди Хәбир Иштирәков.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез