Балтач районының данлыклы Каракүленнән ерак булмаган урында шифаханә төзеләчәк. Әлегә ул проект хәлендә. Әмма 2026 елда инде төзелеш башланыр һәм 250 урынга исәпләнгән комплекс 2028 елның беренче яртысында беренче пациентларын кабул дип көтелә.
Социаль челтәрләрдә инде район халкы әлеге яңалыкка үз фикерен белдерә башлады. Кемнәрдер яхшы булган, күпме кешегә эш урыны булачак дип сөенсә, Каракүл суына зыян килмәсме икән дип борчылучылар да, анда без ял итә, дәвалана алырбызмы икән диеп шикләнүчеләр дә бар. "Булдыра торган кешеләргә яңа мөмкинлек" - әлеге проектны шулай бәяләүчеләр, бу фикер белән килешүчеләр шактыйдыр. Моңа кадәр ара ераклыкны сәбәп итеп, шифаханәләргә бармаган авыл кешеләренә дә яңа мөмкинлекләр ачылыр дип ышанырга кирәк
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез