Рәсми чыганакларгааганда, илдә исерткеч эчемлекләр куллануның җан башына туры килгән күрсәткече соңгы егерме җиде елда (!) иң түбән чиккә җиткән. Югары кәнәфиләрдә утыручылар моны соңгы елларда Россиядә спиртлы эчемлекләр җитештерү һәм сату өлкәсендәге катгый сәясәтнең уңай нәтиҗәсе дип зурлап бәяләргә өлгерде инде. Айныйбызмы? Әллә коры саннар артында бүтән чынбарлык ятамы? Бу хакта белгечләрдән сорадык.
Сатып алмыйлар
Бердәм ведомствоара мәгълүмат-статистика системасы мәгълүматларына караганда, илдә җиденче ай рәттән алкоголь куллануның җан башына туры килгән күрсәткече кими. Алай гына да түгел, октябрьдә ул 1998 елдан бирле иң түбән чиккә җиткән. Тотрыклы рәвештә кимү яздан башланды, ди белгечләр. Мисал өчен, мартта әлеге күрсәткеч бер кешегә 8,41 литр тәшкил иткән. Апрельдә – 8,32 литр, октябрьдә исә – 7,74 литр. Бу – уртача сан һәм ул рәсми рәвештә сатылган хәмерне генә исәпкә ала, моңа сыра керми. Аңлашыла инде, иң түбән күрсәткечләр Төньяк Кавказда теркәлгән: Чечняда – бер кешегә 0,12 литр, Ингушетиядә – 0,62 литр, Дагыстанда – 0,9 литр.
Россия Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт буенча комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Алтухов әйтүенчә, спиртлы эчемлекләр азрак сатылу – бу өлкәдә алып барылган катгый сәясәтнең уңай нәтиҗәсе. Билгеле булганча, исерткеч эчемлекне җитештерүдән алып, ул сатып алучы кулына барып җиткәнче барысы да ЕГАИС системасында теркәлә. Алкогольле продукция белән тиешле сертификаты булган оешмалар гына эшли ала. Моннан тыш, һәр шешәгә акциз маркасы ябыштыралар. Ялган аракыга урын юк, кыскасы.
Аек Чүпрәле
Татарстанда да шешәләр элеккеге кебек шылтырамый. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе китергән саннардан күренгәнчә, бу елның гыйнвар – сентябрь нәтиҗәләренә караганда, республикада исерткеч эчемлекләр сату күләме – 9 процентка, ә аерым районнарда 16 процентка кадәр кимегән. Аракыны да әзрәк эчәләр. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, Татарстанда быел аракы сату күләме 4 процентка – 1,88 миллион декалитрга кадәр кимегән.
2025 елның тугыз аенда Татарстанда 4,05 миллион декалитр хәмер (сыра исәпкә алынмаган) сатылган. Ягъни республикада яшәүче барлык әби-бабайларны, яңа туган балаларны да кертеп, җан башына 10,1 литр алкоголь туры килә.
Күрсәткечләр республиканың барлык районнарында да төшкән. Бигрәк тә, Чүпрәле (–16%), Яңа Чишмә (–15%) һәм Кайбыч (–14%) халкы аек үрнәк күрсәткән. Күрсәткечләр Тукай (–1%), Югары Ослан (–1%) һәм Питрәч (–2%) районнарында барыннан да азрак кимегән. Хәер, соңгыларын Казан, Чаллы кебек зур шәһәрләргә якын булу харап итә. Беренчедән, мондый чиктәш районнар халык саны буенча гел артып торса, икенчедән, кала халкы, шәһәр ыгы-зыгысыннан туеп, «капка арты»на чыгып ял итәргә ярата. Моны саннар да дәлилли: бу елның тугыз аенда Югары Осланда җан башына – 17,3 литр, Лаешта – 13,2 литр, Биектауда – 12,2 литр хәмер сатылган.
Казанда быел җан башына 11,1 литр спиртлы эчемлекләр эчкәннәр. Гыйнвар – сентябрь айларында 1,47 миллион декалитр хәмер сатылган. Бу республикадагы гомуми күрсәткечнең 36 проценттан да күбрәген тәшкил итә. Башкалада яшәүчеләрне яклау өчен булса да әйтик: узган елга караганда, сату 9 процентка кимегән. Чаллыда җан башына 10,6 литр хәмер туры килә. Татарстанның иң аек районнары дип Чүпрәле (5,2 литр) һәм Аксубайны (5,9 литр) саный алабыз.
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясеннән моңа кадәр хәбәр итүләренчә, хәмер сату күләме кимүгә бу елның 1 гыйнварыннан акцизлар арту һәм аракыга иң арзан бәянең күтәрелүе тәэсир иткән.
«Ирегез эчмиме?»
Бүген эчмичә дә күңел буламы? Бу сорауны Республика наркология диспансерының баш табибы урынбасары Илдар Таҗетдиновка бирдек.
– Чыннан да, сизәсездер, халыкның яшәү рәвеше үзгәрде, – ди ул. – Бүген дәүләт дәрәҗәсендә сәламәт яшәү рәвешенә зур игътибар бирелә. Ә бу спорттан башка булмый. Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин физик культура һәм спортны үстерүгә багышланган киңәшмәләрнең берсендә халыкка спорт белән бушлай шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр булдырырга кушты. Ягъни профессиональ спортчыларны гына түгел, ә гади халыкны да спортзалларга, спорт мәйданчыкларына җәлеп итәләр. Бүген моңа ихтыяҗ зур. Чөнки халык сәламәт тормыш алып барырга тели.
Илдар Таҗетдинов әйтүенчә, яшәешебезнең үзгәрүен үзебез үк күреп торабыз. «Элек яшьләр урам буенда шешә күтәреп йөрсә, бүген андыйлар гомумән күренми. Урамда исерекләр кимеде. Болар барысы да – дәүләт алып барган сәясәт нәтиҗәсе, дип саныйм. Хәмерле ялга өстенлек бирүчеләр кимегәннән-кими», – ди Республика наркология диспансерының баш табибы урынбасары.
Танылган табиб-нарколог Рөстәм Вәлиуллин исә саннарга алданып кына тынычланырга иртәрәк дип саный.
– Минемчә, без эчүне ташламадык. Ә кибет киштәсендәге сыйфатсыз хәмер туйдырган. Шул гына. Кибеттән сатып алган хәмер белән агуланучылар турында гел сөйләп торалар бит. Шуңа күрә чәркә тотып куярга яртаучылар өйдә агызган көмешкәгә күчә, – дип, күңелгә шом өсти белгеч.
Рөстәм Вәлиуллин сүзләренә караганда, бүген сатудагы алкогольле эчемлекләрнең сыйфаты начар. «Безнең заводларда җитештерелә торган исерткеч эчемлекләрне Кытай спиртыннан ясыйлар. Ә Кытай спирты, билгеле булганча, канализациядән агып чыга. Юләр әйтмешли, бүген спиртны тизәктән дә ясап була. Шуны кислота белән бутап, күпмедер вакыт тотасың да, менә сиңа спирт. Безнең пациентлар моны үзләре дә инкарь итми. Хәмер эчкәннән соң авыздан бәдрәф исе килә, дип сөйлиләр. Минемчә, рәсми саннарның кимүе иң беренче чиратта шуңа бәйле. Эчүчелек кимемәгән, сатып алынган алкоголь күләме генә кимегән. Беркем дә өйдән-өйгә йөреп: «Ирегез эчмиме?» – дип сорап йөрмәгән бит», – ди ул.
Белгеч әйтүенчә, вазгыятьне яхшыртуның бердәнбер юлы ул спиртлы эчемлекләр сатуны чикләү:
Хәмер азык-төлек кибетендә сатылырга тиеш түгел. Аерым сәүдә нокталары булдырсыннар. Ә бездә ничек? Аракы ипи белән сөт янәшәсендә сатыла. Шул рәвешле балаларга кечкенәдән үк хәмернең туклану продукты икәнен сеңдерәләр. Аермасы: имеш, ул өлкәннәргә генә рөхсәт ителә. Ә балаларның ничек тә тизрәк зур үсәсе килә бит.
Үрнәк авыл
Саба районының Ике Басу Арташ авылында дистә еллап хәмер дә, тәмәке дә сатмыйлар.
– Бездә бик рәхәт, – ди шушы авылда яшәүче дүрт бала әтисе Фәнис Сәлахиев. – Авылыбыз зур, йөздән артык хуҗалык бар. Халкы бик тырыш, ике катлы йортлар салалар, яхшы машиналарда йөриләр. Яшьләр, өч-дүрт бала үстерүче гаиләләр күп. Мин үзем Иске Икшермә янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе булып эшлим. Миндә сигез кеше эшли һәм аларның барысы да – күпбалалы гаиләләр. Быел авылда биш бала туды инде. Бәхетле яшәү өчен тагын ни кирәк?
Фәнис Сәлахиев әйтүенчә, хәмер сатмауның файдасы бик зур. «Капка төбеңдә сыра сатсалар, кич берәрне алып эчеп җибәрергә кызыккан булыр идең, әлбәттә. Булмагач, шешә артыннан икенче авылга йөрмисең бит инде. Бездә мотоциклда ярышу буенча республикакүләм ярышлар уза. Махсус трасса да төзеделәр. Шуңа күрә күп кешедә мотоцикл бар. Мотоциклда йөреп кайту – адреналинны чыгарырга менә дигән мөмкинлек», – ди аек акыллы авылда яшәүче ир-ат.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез