Бер атна эчендә Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны ике тапкыр арткан

"Обьясняем.рф" порталыннан алынган мәгълүматларга караганда, бер атна эчендә Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны ике тапкыр арткан.

26 август - 1сентябрь аралыгында Татарстанда коронавирус йоктыруның 364 яңа очрагы теркәлгән. Аннан алдагы атнада исә шундый 190 очрак теркәлгән булган.

"Бер атна эчендә Россиядә коронавирус йоктыручылар саны 20,0 процентка артты. Илнең 67 төбәгендә саннарның артуы күзәтелә. 18 төбәктә исә ковид белән авыручылар саны ил күләмендәге уртача саннан да югарырак", - диелә хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре