Газетага язылу

Беркайчан соң түгел: олыгаеп гаилә корганнарның хәлләрен белештек

Беркайчан соң түгел: олыгаеп гаилә корганнарның хәлләрен белештек
ru.freepik.com

Өлешеңә тигән көмешең! Бу дөньяда һәр нәрсә парлы яралган. Тикмәгә генә адәм балалары кавышып, гаилә кормыйдыр. Яшьлектәге хисләрне аңлап була инде ул. Ә менә олыгаеп өйләнүчеләр, кияүгә чыгучылар яшәп китә аламы? «ВТ» журналисты кабат гаилә корган өлкәннәр белән сөйләште.

Тәбрис – Исламия

65 яшьлек ханымны, Арча районында яшәүче ахирәте янына кунакка кайткач, ялгыз яшәүче Тәбрис белән таныштыралар.

– Олыгаеп барган көнемдә кабат кияүгә чыгармын дип уйлап та караганым булмады. Үз көемә генә яшәп ятучы шәһәр хатыны идем. Иптәшем 52 яшендә вафат булды. Шуннан соң бар куанычым булып улым калды. Инде ул да гаилә корды, киленем белән балалар үстерәләр. Мин оныклар тәрбияләшә идем, – дип сөйли Исламия апа. – Тәбриснең өенә килеп кергәч, андагы тәртип, чисталык җәлеп итте. Монда яшәрлек икән, дим. Әмма торып китеп булмаса, нишләрмен, дип тә борчылдым. Апам тиз тынычландырды. «Уртак балаң юк, кайтырсың да китәрсең», – диде. Шулай итеп яшәп калдым.

Тәбрис абый – беренче хатыны белән 12 балага гомер биргән кеше. Кызганыч, хатынының сәламәтлеге какшый һәм ул 55 яшендә үлеп китә.

– Мин килгәндә, иң кече кызга 21 яшь иде. Тәбрис белән яшәгәнебезгә 7 ел вакыт узып та киткән. Аллаһка шөкер, аңлашып яшибез. Безнең матур торуда балаларның өлеше зур. Алар мине какмады, чит итмәде. Әле дә улларым, кызларым, онык-оныкчыкларым дип яшибез. Берсен өйләндерәбез, берсен кияүгә бирәбез. Тормышым сөенерлек булды, – ди Исламия апа. – Тәбрис тә көйсез кеше түгел. Әле ярый кавышканбыз, дибез. Балаларның үз тормышы бит аларның. Ә иптәш кирәк. Хәзер инде бер-беребезгә шулкадәр якынайдык, ялгыз торуны күз алдына да китерә алмыйбыз. Тигезлектә картайсак иде, бар теләгем шул гына.

Әмир – Гүзәл

66 яшьлек Гүзәл апа, шәһәрдәге фатирын калдырып, 18 ел элек Саба районының Завод-Нырты авылына кияүгә кайтып китә. Аның да ире яшьли үлгән, ә кызы кияүгә чыккан.

– Язмышыма шулай язылган булгандыр инде. Авылга кайтып, дүрт улы белән ялгыз калган иргә тормышка чыгуны тәкъдирем дип кабул иттем, – дип сөйли Гүзәл апа. – Мин килгәндә, Әмирнең олы улы өйләнгән иде. Чит гаиләгә килеп керү бер дә җиңел булмады. Икебез дә – олы кеше, тормышта үз кагыйдәләребез, үз таләпләребез, холкыбыз дигәндәй. Хатын-кыз инде өйрәтергә дә оста, безгә бит тиз дә кирәк. Кайбер эшне кат-кат та кабатлап торырга яратабыз. Менә шул чакта Әмир ник бер авыр сүз әйтсен. Аптырата башласам, «Бар әле, тәмле итеп борщ пешер», – ди. Мин шуннан туктарга кирәклеген аңлап алам.

Гүзәл апа Әмир абыйның начаррак ишетүче иң кече улына зур терәк була. Шул бала укысын өчен, кулдан килгәнне эшли. Уртак телне тиз табалар.

– Әмирнең балалары миңа бер дә кырын карамады. Әле кайчагында киңәшемне дә бирдем. Шул чакта башка кеше булса, кем әле син, дияр иде. Тик балалар мине тыңлады. Малайларга да, киленнәргә дә бик рәхмәтлемен, – ди ул. – Үз кызым белән киявем дә авылга кайтып йөриләр. Әмир дә аларны якын итеп тора. Еллар узган саен гел уйланам: олыгаеп тормыш коруым хәерлегә булган икән бит. Ялгызлыктан дәва шул икән.

Нургали – Фәридә

45 ел элек Нургали абыйга үпкәләп, үч итеп башкага кияүгә чыккан Фәридә апа бүген бәхеттән балкый.

– Яшь чак – тиле чак инде ул. Нургалине бик яраттым. Ә ул Себергә эшкә китәм дигәч, көтеп утырасым килмәде. Тоттым да башкага кияүгә чыктым, – дип сөйли Фәридә апа. – Гаилә булгач, Нургалине онытырмын дип уйладым. Тик булмады. Шөкер, ирем белән начар яшәмәдек. Гомер йомгагы үз көенә тәгәрәде.

 Кызганыч, 2001 елда Фәридә апаның беренче ире вафат була. Шуннан соң ул туган ягына кайтырга ниятли. Уллары ярдәме белән Кукмарадан фатир алалар. Тик анда озак яшәргә насыйп булмый аңа, Мамадыш районының Дусай авылына килен булып төшә.

– Нургали янына яшьлектәге адымым өчен гафу үтенергә дип бардым. Ә ул мине 40 ел буена көткән икән бит! Күрешкәч, хисләр яңарды. Әйтерсең берни үзгәрмәгән. Без генә бераз картайган. Хәзер миңа – 67, Нургалиемә 72 яшь инде. Шулай булса да, бик яратышып яшибез, – ди Фәридә апа. – Монда кайткач, мин яңадан туган кебек булдым. Тормыш бөтенләй җанланып китте. Нургалием 50 ел инде Кыш бабай булып йөри. Соңгы елларда мин дә аңа иярдем. Клубтан кайтып кергән дә юк. Җырлыйбыз да, биибез дә. Күрше-тирә авылларга да чыгып та концертлар куябыз. Картаеп беткәч, ир нәрсәгә инде, диючеләр күп. И-и, парлы яшәүнең рәхәтлеген белсәгез иде. Без бит инде хәзер икебез дә акыллы. Ни кирәген белгәч, яшәү шулкадәр рәхәт.

Иван – Тәслимә

Татарстанның атказанган артисты Тәслимә Низами яшьлек мәхәббәте Иван белән кабат кавышкач, бөтен республика шаулаган иде. Бу пар бик матур яшәп ята үзе. Аларның да хәлләрен белештек.

– Тәслимә мине армиядән көтеп алыр, дип хыялландым. Ә ул башкага кияүгә чыгып куйган. Үпкәләдем, шуңа күрә тормышны читтә кордым. Тәслимәне кичерә алсам да, онытып булмады, – дип искә ала Иван дәдәй.

Тәслимә апага да әйбәт ир туры килә. Начар яшәмиләр. 4 балалары туа. Кызганыч, ире Солтан иртә үлә. Ялгызлык үзенекен итә, яшьлектәге ярлар кабат кавыша.

– Бер дигән итеп яшәп ятабыз. Хисләр һаман шул икән ул. Әле ярый, кабат кавыштык, дибез. Балаларыбызның үз тормышы, без үзебезчә яшибез. Олыгаеп, гаилә кору әйбәт. Әмма төрле ниятле хатыннар да, ирләр дә була. Кешеләр байлык дип тә саташа. Бу яктан без бәхетле. Иван да, мин дә фатирларны балаларга яздырып куйдык. Матди якны уйламыйча яшисең икән, менә бу инде – чын ярату, хөрмәт, – ди Тәслимә апа.

Психотерапевт Гөлфия Гаянова:

– Ялгыз яшәгәнче, парлашудан да хәерлесе юк. Бездә әби-бабайлар, ялгыз калгач, онык тәрбияли. Әмма алар үсә дә, син тагын берүзең каласың. Балаларың белән бер түбә астында яшәсәң дә, син ялгыз утырачаксың. Аларның – үз тормышы, гел ияреп йөреп булмый. Ялгышырмын, дип уйларга кирәкми. Кеше ничә яшьтә булса да, барыбер үзенә тиң сайлый ул. Тышкы кыяфәтенә генә түгел, эчке дөньясына да күз сала. Уртак мавыгулар берләштерә андыйларны. Бу яшьтәгеләр бер-берсен ничек бар шулай кабул итәләр. Тик балаларга комачау итмим, алар минем фатирда торсын, дип кенә кияүгә чыгарга яки өйләнергә ярамый. Күңел кушкан кешең булырга тиеш. Шул чакта гына яшәп китә аласың.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре