Газетага язылу

Беркатлылык

Дөньяда ихлас кешеләр күп. Алар белән рәхәт: аралашканда, бөтен җанын ачып салган кебек тәэсир кала. Үзең дә ачыласың, эчеңне пошырып торган кичерешләрең белән уртаклашасың. Җиңел булып кала. Ихласлык һәрвакыт әйбәт.

Беркатлы кешеләр дә күп. Болары – «просто кеше» генә түгел, ә феномен. Кем ничектер, мин андыйларны беркайчан да аңлап бетерә алмыйм. Бер карасаң, ихласлык шикелле якты алар, икенче карасаң, сантыйлык кебек гади. Һәм көтелмәгәнчә. Эш-гамәлләренең берәр мантыйгы бармы, булса нинди икәнен төгәл генә әйтмәле дә түгел. Чынында без барыбыз да әледән-әле сантыйлыкка да, беркатлылыкка да кереп чыгабыз, аңлап та аңлатып та булмый торган гамәлләр кылабыз. Кайчагында шуңа аптыраган булабыз, кайвакытта үзебез дә сизми калабыз.

 

Минем күршедә өлкән яшьтәге бер апа бар. Ялгызы гына тора. Улы белән килене үзләренә яшәргә чакырса да бармаган, авылны сагынам ди. Малае читтә инде моның, әнисе янына еш кайта, кайвакыт, эш чорында, озаграк тора. Җай чыкканда килене дә кайта. Анысы да бик уңган. Бөтен дөньясын карыйлар күрше карчыгының, бөтен эшләрен эшлиләр – төзәтәләр, төзиләр. Үзен дә гел кадер-хөрмәттә генә яшәтәләр. Тик теге күрше апаның бервакытта да малаен яки киленен мактап телгә алганы юк. Ничә керсәң дә, ул өч-дүрт айга бер килеп, күчтәнәчкә чәй-кәнфит, лимон калдырып китә торган чыбык очы тиешле кешесен мактый. «Менә шул кеше килеп китте әле, бик тәмле чәй алып килгән», «И аннан күргән игелекләр инде, Ходай үзенә дә…» – дип, иң изге теләкләрен тезеп китә. Без көләбез инде, чөнки беләбез: ул беркемгә дә игелек итә торган бәндә түгел. Шушы кешене мактый. Ә үз балалары турында ләм-мим. «Улың белән киленең искиткеч бит синең…» – дип үзең мактый башласаң да, дәшми генә үткәреп җибәрә, я сүзне икенчегә бора. Балаларының үзләренә дә бик якты чырай күрсәтми. Тегеләре зарланмый инде аның, тик читтән сизелә бит. Сәбәбен мин соңыннан аңладым. Теге чыбык очы кардәшләре гомер буе зур начальник икән. Күрше карчыгы шуңа күрә моның алдында өлтерәп тора. Ә балалары – гади кешеләр. Бөтен нәрсәне хәләл көчләре белән тапкач, бик бай да түгел. Тыңгысыз, эшчән булгач – ярлы да түгел. Әмма аналары алдында абруйлары юкка чут.

 

Мин аңламый торган беркатлылык инде бу. Теге карчык рәхмәтле сүзләремне Аңа ишеттерерләр дип мактамый торгандыр инде. Тик зур урында утырган бай кешенең юк кына гамәле дә аның өчен чиксез зур булып тоела. Гомумән, адәм балалары дәрәҗәле, данлы, мөлкәтле кешеләр алдында шулайрак кыланырга, койрык болгарга ярата. Зур кеше бит, файдасы бер тимәсә, бер тияр, дип өметләнә. Моны «хөрмәт итү» дип атап булмый. Хөрмәт ул мантыйкка ярашлы була, ул беркайчан да фанатизм дәрәҗәсенә җитми. Бу – беркатлылык.

Беркатлылык аның белән генә бетми әле. Хәзер интернет аша петициялар оештыру, имзалар җыю гадәткә керде бит. Менә бу да беркатлылык бугай. «Җитәкчеләр безнең хәлебезне белми, күрми, аңламый. Әгәр шушы язма аша мөрәҗәгать итсәк, алар аңлый башларлар да безгә ярдәм итәрләр», – дип өметләнү. Борынгыдан калган нәрсә инде бу. Ак патшага, әйбәт патшага ышану тойгысы. Репрессиягә дучар ителүчеләр арасында да, үзләрен атып үтерергә алып барганда: «За Сталина!» – дип кычкыручылар булган бит…

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре