Билгеле булганча, чәчләребез – матурлык кына түгел, сәламәтлек билгесе дә. Алар матур һәм сау-сәламәт булсын өчен нишләргә? Бүген укучыларыбызны кызыксындырган иң төп сорауларга җавап табарга булдык. Сорауларга табиб-трихолог Елена Маркова җавап бирә
- Чәч коелудан ничек котылырга?
Күпчелек очракта чәчләр тышкы факторлар нәтиҗәсендә түгел, ә эчке проблемалар йогынтысында коела. Шулай да, чәчләр күп коела икән, шампуньне алмаштырып карарга, кан йөреше яхшырсын өчен, баш тиресенә массаж ясарга була. Бу очракта кондиционер, маскалар кулланмагыз. Кимеп барган ай фазасында чәчләрне кистерү дә чәч коелудан коткара ала.
- Чәчне еш кистерергә кирәкме?
Чәчләрен үстерергә теләүчеләр, аларның очы тигез булсын һәм икеләнмәсен өчен, һәр 3 ай саен кистереп торырга тиеш. Чәч озынлыгын уртача зурлыкта тотарга һәм гел бер формада йөртергә теләгәннәргә ай ярымнан соң кабат чәчтарашханәгә барырга киңәш ителә.
- Хатын-кызга ир-ат шампунен кулланырга ярыймы?
Ярый гына түгел, кирәк тә. Ир-атлар өчен чыгарылган шампуньнарда артык силиконнар һәм дым бирүче матдәләр булмый. Гомумән, шампунь сайлауны составын өйрәнүдән башлагыз. Иң элек интернетта чәчләр өчен зарарлы кушылмалар белән танышыгыз, аеруча зарарлыларын язып алыгыз.
- Өй шартларында чәчне ничек тәрбияләп була?
Өй шартларында тәрбияләнгән чәчләр дә салоннарда матурайтылганнан әллә ни аерылмый. Аптекадан капсулада сатыла торган А һәм Е витаминнарын алып, чәч маскасына, тәнгә сөртә торган кремнарга кушып кулланырга була.
- Баш тиресе дә тәрбиягә мохтаҗмы?
Һичшиксез мохтаҗ! Кыш һәм җәй көннәрендә аңа аеруча игътибарлы булырга кирәк. Баш тиресен тышкы факторлардан саклау өчен, махсус чаралар – косметик кремнар, спрей яки майлар кулланырга мөмкин. Иң җайлысы – спрей, билгеле. Ул текстурасы һәм тигез таралуы белән уңайлы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез