CВОдагы егетләргә кием тегүче: Егетләребез тизрәк өйләренә исән-имин әйләнеп кайтса иде

Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында гомер итүче Фәния Сафина махсус хәрби операциядәге егетләр өчен өендә киемнәр тегә. Изге эшкә оныкларын да өйрәтә башлаган.

Фәния апа СВОдагы егетләргә барлык кирәкле киемнәрне тегә. Бу эштә ялгызы гына түгел ул– аңа авылдашлары, кызы, оныклары ярдәм итә.

– Илләр тынычлансын, егетләребез тизрәк өйләренә исән-имин әйләнеп кайтса иде, – ди ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре