20 октябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Татарстан спорт корылмалары иң күп булган төбәкләр бишлегенә кергән
Татарстан иң күп спорт корылмалары булган Россия төбәкләре бишлегенә кергән.
-
Яңалыклар
Татарстанда үгезләргә субсидия программасы буенча 1400 мал сатып алганнар
Үгезләргә субсидия программасы буенча Татарстан авылларында шәхси ярдәмче хуҗалыклар 1400 баш үгез сатып алган.
-
Наил Шәрифуллин
«Ясак»лы тормыш
Табигатьтәге абсолют ирек, бәйсезлеккә кызыкмый мөмкин түгел. Карагыз, кошлар оча, күпме төр җанварлар яши, туклана, үрчиләр. Алар яшәгән өчен беркем алдында да бурычлы да, җаваплы да, тиеш тә түгел, беркемгә бер тиен түләмиләр.
-
Җәмгыять
Мансур Хөснетдинов: «Хаҗдан исән-сау әйләнеп кайтсам, чишмәләрне яңартыр идем, дидем»
Кайбыч районының Чүти авылында гомер итүче 89 яшьлек Мансур Хөснетдинов чишмәләрнең югалып баруына түзә алмаган. Ике кизләү ачкан, тагын икесен төзекләндергән. Дүртесен дә тәртипләп тота хәзер. Аның белән су буйларын бергәләп урап кайттык.
-
МӨҺИМ
Татарстанның 10 районында һәм Казанда котыру авыруы буенча карантин игълан ителде
Белгечләр Татарстанда кыргый хайваннар арасында котыру авыруы арту сәбәпле чаң кага. Ел башыннан 29 очрак теркәлгән. Хәзерге вакытта республиканың ун районында (Чистай, Чүпрәле, Баулы, Лаеш, Сарман, Актаныш, Тукай, Минзәлә, Бөгелмә, Мамадыш) һәм Казанда котыру авыруы буенча карантин игълан ителде.
-
Яңалыклар
2027 елда эшләмәүче россиялеләрнең пенсияләре күпмегә артачагын әйттеләр
Эшләмәүче россиялеләр өчен картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 2027 елда 2,4 мең сумга арта, ягъни аның күләме 30 мең сумнан узып китәчәк.
-
Яңалыклар
Дәүләт Думасында стипендияләрне МРОТ күләмендә билгеләргә тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Элеонора Кавшар РИА Новости белән әңгәмәсендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) дәрәҗәсендә стипендияләр билгеләргә тәкъдим итте.
-
Яңалыклар
2027 елдан 14 яшькә кадәрге балаларга аерым чит ил паспорты кирәк була
2027 елның 1 гыйнварыннан россиялеләргә 14 яшьтән кечерәк балалар өчен аерым чит ил паспорты рәсмиләштерергә кирәк булачак.
-
Яңалыклар
Узган төндә Россия күгеннән 136 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән
Узган төндә Россия күгеннән 136 пилотсыз очкычы юк ителгән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Эксперт доллар бәясе төшүен фаразлады
Бу атнада Америка валютасы курсы 81-85 сум тирәсе булырга мөмкин.
-
Яңалыклар
Татарстанда +12 градус җылы булачак
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми.