29 октябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның өстенлекле тармакларында ясалма фәһемнән файдалану бурычын куйды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ясалма фәһемне кертү, электрон сервисларны үстерү һәм мәгълүматларны интеграцияләү нигезендә республиканың өстенлекле тармакларын комплекслы цифрлаштыру бурычын куйды. Бу хакта ул Kazan Digital Week халыкара форумы ачылышында белдерде, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Казанда беренче тапкыр Umma Forum халыкара хәләл күргәзмә узачак
6-8 ноябрьдә Казанда беренче тапкыр Umma Forum халыкара хәләл күргәзмә узачак. Быел аны сигезенче тапкыр уздыралар, моңа кадәр Мәскәүдә булган.
-
Яңалыклар
Фәрид Абдулганиев: «Соңгы 5 елда газлаштыру программасы буенча 37 меңнән артык гариза үтәлгән»
Бүген Нурлат районында Кара Күл авылында яшәүчеләрнең йортларын газ челтәренә тоташтырдылар. Биредә яшәүче 32 гаилә өчен бу – күптән көтелгән вакыйга иде.
-
Яңалыклар
КПРФ фракциясе әгъзалары мәгариф өлкәсендәге төп мәсьәләләр турында фикер алышты
Дәүләт Советында мәгариф мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл узды. Утырышны Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Мигралимов үткәрде. Фикер алышуда республика парламенты депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, шулай ук мәгариф учреждениеләре директорлары һәм педагоглары катнашты.
-
Яңалыклар
АКШның атом-төш лабораториясендәге янгын радиация чыгуга китергән
Американың Саванна-Ривер атом-төш предприятиесе лабораториясендә плутон һәм тритий белән тикшеренү уздырганда янгын чыккан. Бу хәл радиация чыгуга китергән. «ТАСС», җирле массакүләм мәгълүмат чаралары мәгълүматларына таянып, шул хакта яза.
-
Яңалыклар
«Хезмәткә – хөрмәт» бәйгесенең вакыты озайтыла
-
Яңалыклар
Путин Африкадагы өч илнең Мәскәүдә илчелекләр ачу планын хуплавын белдерде
Африканың өч иле – Ботсвана, Сейшель утраулары һәм Того – якын арада Мәскәүдә илчелекләр ачарга ниятли, Россия бу планнарны хуплый. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Россия-Африка саммитының өченче пленар утырышында чыгыш ясаганда белдерде.
-
Яңалыклар
Уртача хезмәт хакы иң югары булган өлкәне атадылар
Бу өлкәдә эш хакы күләме ил буенча уртача күрсәткечтән ике тапкыр югары.
-
Яңалыклар
«АТНА САЕН БЕР БҮЛӘК» акциясенең беренче җиңүчесе билгеле!
Күптән түгел газетабыз укучылары арасында «Атна саен бер бүләк» акциясен игълан иттек. Бер атна эчендә безгә 50дән артык квитанция килеп иреште.
-
Яңалыклар
2027 елда бала карау буенча пособиенең минималь күләме күпме булачагы билгеле
Киләсе елның 1 февраленнән эшләүче гражданнар өчен бала карау буенча пособиенең минималь күләме 11,4 мең сум тәшкил итәргә мөмкин. Бу хакта ТАСС РФ Социаль фонды бюджеты проектына сылтама белән яза, дипхәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Сергей Цветков: «КДВ – цифрлы технологияләр өлкәсендә халыкара дәрәҗәдәге иң зур төбәк форумы»
Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Сергей Цветков «Kazan Digital Week – 2026» халыкара форумының рәсми ачылышында форумда катнашучыларны илнең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы исеменнән сәламләде.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов «Kazan Digital Week – 2026»ның рәсми ачылышында катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week – 2026 халыкара форумының рәсми ачылышында катнашты.
-
Яңалыклар
Татарстанда 70 яшьлек хатын-кыз клиник үлем кичергәннән соң шигырь яза башлаган
Чаллыда яшәүче Гөлнәфидә Лопанова җитмеш яшьлек юбилеена тәүге лирик шигырьләре җыентыгын дөньяга чыгарып, шигърият сөючеләрне шаккатырган. Талантлы пенсионер шул рәвешле яшьнең иҗатка һич тә комачауламавын тагын бер тапкыр раслаган, дип яза «Челнинские известия».
-
Яңалыклар
«Онлайн-сервиска яздырганнар»: мошенниклар алдашуның яңа ысулын уйлап тапкан
Россиядә алдашуның яңа ысулы пәйда булган: мошенниклар ниндидер онлайн-сервиска “яшерен яздыру” турында хәбәр итә башлаган, дип яза «РИА Новости».
-
Яңалыклар
Казанда Оренбург трактының бер өлешендә хәрәкәт вакытлыча чикләнә
Татарстан башкаласында Оренбург тракты буенча транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатылып тора. Әлеге чикләү чарасы автомобиль юлын тулысынча яңарту кысаларында бүлү полосасын төзекләндерү сәбәпле гамәлгә керә, дип хәбәр итә Казан мэриясе.