Газетага язылу

Көтмәгәндә ега: инсульт булу куркынычы янаганын ничек вакытында аңлап алырга?

Инсульт яшькә карамый. Хәзер ул 35 яшьтән 50 яшькә кадәрге кешеләрдә еш очрый. Ел саен республикада 18 мең кешене инсульт бәрә. Аларның 15 проценты вафат була, 20 проценты дәваланып, кабат эшкә чыга. Башкалары инвалид кала. Инсульт хәтта урамда һава сулап йөргәндә дә аяктан ега ала. Куркыныч янаганын ничек вакытында аңлап алырга?

Көтмәгәндә ега: инсульт булу куркынычы янаганын ничек вакытында аңлап алырга?

Һәр секунд исәптә

Ел саен Россиядә ярты миллион кешедә инсульт ачыклана. Татарстанда исә елына 18 мең кеше баш миендә кан әйләнеше бозылу сәбәпле хастаханәгә эләгә. Табиблар сүзләренчә, бу саннар әллә ни артмый. Мондый очраклар статистикасы бер тирәдә тора. Халык арасында үлем очракларының 40–45 проценты кан әйләнеше системасы авыруларына туры килә. Ә инсульт төп сәбәпләрдән санала. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш ангионеврологы Марат Сәйхунов әйтүенчә, иң куркынычы – баш миенә кан саву. Әмма ешрак пациентларның кан тамырлары томалана, тромб барлыкка килә.

– Кеше табибларга мөрәҗәгать итмичә, хәлсезләнеп бер-ике көн йөрергә мөмкин, мондый очракта ярдәм итү бик авыр. Вакыт барган саен күзәнәкләр күбрәк үлә. Һәр секунд исәптә. Тромб барлыкка килгәч, 1 минут эчендә кешенең 2 миллион нерв күзәнәге үлә, – диде табиб. – Шуңа күрә табибка 4–6 сәгать дәвамында мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу очракта пациентны үлемнән һәм инвалидлыктан саклап калу мөмкинлеге зуррак. Әмма статистика буенча инсульт бәрү очракларының 10 процентында гына табибка вакытында мөрәҗәгать итәләр.

Марат Сәйхунов сөйләвенчә, инсульт кичерүчеләрнең 10–20 процентында гына авыру нәселдән күчә. Барлык очракларның яртысы сәламәт яшәү рәвешен алып бармауга бәйле. Шуңа күрә белгечләр спорт белән шөгыльләнергә, дөрес тукланырга, кан басымын контрольдә тотарга һәм диспансеризация үтәргә киңәш итә.

Искәрмә бар

Кызганыч, физик яктан нык булып, сәламәт тормыш алып барганнарны да инсульт читләтеп үтми. Кукмара районының Байлангар авылында яшәүче Хәтмулла Вакказов ике ел элек өч инсульт кичерә. Ул иртәнге якта хәле авыраеп, ашыгыч ярдәм чакыртса да, хастаханәгә барырга ашыкмый. Авыл кешесенең, үзе үтеп китәр, дип фикер йөртүе санаулы вакытны югалтуга китерә. Дөрес, бүген ул үз акылында, сөйләмен якыннары аңлый. Аякларында акрын гына йөри, кулы белән кашык тотып ашарга тырыша. Кызы Зөлфия сөйләвенчә, табиблар, инсульт булганда беренче сәгатьләр иң кадерлесе, дип кабатласа да, алар ике инсульт кичергән Хәтмулла абыйга ярдәм итә алмыйлар. Кукмара хастаханәсенә алып килгәннән соң да ул ярты көн Казаннан җавап килгәнен көтә. Инсульт диагнозы куелганнан соң авыруны Арча хастаханәсенә җибәрәләр. Биредә реанимациядән тиз арада чыгарып, физик күнегүләр ясата башлыйлар, йөрергә кушалар. Табибларның вакытны тизләтүләре икенче инсултька сәбәпче була. Казан хастаханәсендә өченче инсультын кичерә.

– Әтием гомер буе сәламәтлеген кайгыртып яшәде. Дөрес тукланды, спорт белән шөгыльләнде. Һәр иртәсе гимнастикадан башлана иде. Хастаханәдә тикшеренеп торды. Аның сәламәтлегендә булган тайпылышларны бер генә табиб та вакытында аңлатып күрсәтмәгән булып чыга, – ди Зөлфия. – Бүгенге битарафлык заманында барысы да яхшы дигәнгә ышанып йөрисе түгел икән. Әти 45 ел мәктәптә укытты, директор булып эшләде. Шул еллар дәвамында җыелган киеренкелек, стресс яшьлектә генә сизелмәгән, күрәсең. Олы яшьтә барысы да килеп чыкты. Киеренке халәттә үз-үзебезне ашап яшибез һәм заман белән бергә чирләребез дә ашыга башлады.

Хәсрәт башкада

«Авылда яшәүчеләрнең бик азы гына хастаханәгә барып тикшеренә. Кан басымнары югары булганда да тиешле даруларны эчми, вакытында анализлар бирми. Үз белдеклеге белән дәваланырга тырыша». Кукмара районының Күкшел, Мәчкәрә, Чуллы, Туембаш авыллары халкы сәламәтлеге сагында торучы терапевт Регина Садыйкова шундый фикердә. Аның сүзләренә караганда, соңгы 3 елда аларның районында 40 яшьтән 65 яшькә кадәрге булган ирләр арасында инсульт кичерүчеләр арткан. Бер көндә хастаханәгә инсульт бәргән 2–3 кешене алып килгән очраклар бар икән.

 – Авылларда диспансеризациягә дә үзләре белеп килүчеләр бик аз, күбесен мәҗбүриләү кирәк. Тикшерү барышында сәламәтлегендә тайпылышлар булганнарга хастаханәгә ятарга тәкъдим итәбез. Баш тартучылар табыла. Авыл халкында – бер хәсрәт. Ул китсә, хуҗалыгында булган мал-туарын кем карар? Ә авыру аяктан еккач, ул сарайда торган сыерның да, бозауның да кирәге калмаячагын алар уйламый, – ди Регина Садыйкова. – Кешеләр инсульт авыруының ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңлап җиткерми. Шуңа күрә бу темага гел сөйләп тору кирәк. Матбугат чараларында да ул ешрак күтәрелсә, яхшы булыр иде. Инсульт булганда, дәваланып чыктым гына түгел, озак вакыт реабилитация узарга кирәк. Шәһәрдән аермалы буларак, авыл җирендә моны эшләү авыррак. Шуңа да авыруны булдырмый калу яхшы.

Яшьләрне аямый

Республика клиник хастаханәсенең баш миендә кан әйләнеше бозылуга бәйле сырхаулар өчен неврология бүлеге мөдире Артур Корбанов сөйләвенчә, элегрәк инсульт белән хастаханәгә күбрәк өлкәннәр эләксә, хәзер бу диагноз 35–45 яшьләрдәгеләргә дә куела. Мондый күренеш бөтен ил буенча күзәтелә.

– Яшьләрнең тернәкләнү ихтималы зуррак, әмма инсультны алар авыррак кичерә. Аеруча беренче сәгатьләрдә. Әйтик, Татарстанда инсультны 18 яшьлек егет кичерде. Шушы ук диагноз белән 39 яшьлек хатын-кыз остеопаттан туры хастаханәгә килде. Аның йокы артериясе таркалган иде. Тагын бер яшь кызны йога күнегүләре вакытында инсульт бәргән. Яшьләр хастаханәгә йөрергә яратмый. Сәламәтлеген кайгыртмый, проблема шунда, – ди Артур Корбанов.

Терапевт Айгөл Низамова исә бу сүзләр белән тулысынча килешеп бетми.

– Яшьләр диспансеризациягә, үзләре теркәлгән сырхауханәләргә бармаска да мөмкин. Ләкин түләүле клиникаларда елга ике тапкыр анализлар биреп, тикшеренәләр. Бүген зур шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен бернинди авырлык юк. Акча түлисе килмәсә, дәүләт сырхауханәләрендә дә җитәрлек процедуралар узып була. Биредә өлкән буынга караганда яшьләрне ешрак очратасың. Бу аларның авыру буын икәнен күрсәтми, киресенчә, яшьләр сәламәтлеген кайгыртып эш итә, – диде Айгөл Низамова.

Казанда адым саен төрле клиникалар, тикшеренү өчен кесәсендә акчасы булса да, 39 яшьлек Әлфия Җиһаншина аларның ишекләрен ачып керергә ашыкмаган. Анда барырга сәбәп тә юк кебек. Югары кан басымыннан интекми, гәүдә авырлыгы да зарланырлык булмый, ләкин инсульт дигән зәхмәтне аңа кичерергә туры килә. 3–4 көн башы авыртып йөри. Күңеле болганып, коса башлагач, агуландым, дип нәтиҗә ясый. Аңын югалтып егылганнан соң гына ашыгыч ярдәм чакырталар. Хастаханәдә башта косканлыгы аркасында көмәнле дип уйлыйлар. Томография ясаганнан соң гына инсульт диагнозы куела. Ул вакытта инде Әлфия аңында булмый.

– Бәхеткә, минем аяк-кулларыма, хәтеремә, сөйләмемә зыян килмәде. Инсультның ни сәбәпле булуын табиблар әйтеп бирә алмады. Шәһәрдә яшәгәч, реабилитация узу белән кыенлыклар булмады, – ди Әлфия. – Бер авыз пешкәч, хәзер елга 1–2 булса да тикшеренеп, анализлар тапшырып торырга тырышам. Баш миенә МРТ ясатам.

Марат Сәйхунов фикеренчә, инсультны булдырмый калу өчен МРТ мәҗбүри түгел. Ә менә муендагы кан тамырларына УЗИ ясап, тикшереп тору комачауламый, бигрәк тә анда үзгәрешләр булган очракта. Кан тамырлары үтемлелеге 50 процентка кадәр тарайган булса, УЗИны ел саен ясату сорала.

Инсульт ике төрле була

*Ишемик инсульт вакытында кан тамыры тромб белән томалана. Нәтиҗәдә баш миенең билгеле бер өлешенә кан һәм кислород җитми башлый. Бу инсульт төренә барлык очракларның 80 проценты туры килә.

*Геморрагик инсульт исә кан тамырының өзелүе һәм баш миенә кан савуга  бәйле.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре