Эчеп авыру: антибиотикларның файдасы тими башлаган

Антибиотикларның файдасы тими башлады! Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре шулай дип чаң суга. Алар уздырган соңгы тикшеренү нәтиҗәләреннән аңлашылганча, соңгы биш елда бөтен дөнья күләмендә антибиотикларга бирешми торган бактерияләр саны арткан.

Эчеп авыру: антибиотикларның файдасы тими башлаган
ru.freepik.ru

Болай барса, тагын чирек гасырдан җир йөзендә үлем-китем очраклары бермә-бер артачак, дип фаразлый белгечләр. Иң көчле даруларның берсе саналган антибиотиклар ник көчсезләнә?

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы Тедрос Адханом Гебрейесус бу атнада ни өчен шундый шаккаткыч белдерү белән чыгуларына ачыклык кертте. Тикшеренү барышында алар сидек юлы, ашказаны-эчәк тракты, кан әйләнеше авырулары вакытында кулланылган 22 төрле антибиотикның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын өйрәнгән. Галимнәр дөньядагы һәр алты бактериянең берсе антибиотиклар белән дәвалауга бирешми, дигән нәтиҗәгә килгән.

 

– Вазгыять елдан-ел катлаулана гына бара. 2018–2023 еллар аралыгында дөньяда антибиотикларга бирешмәс бактерияләр саны 40 процентка артты. Бу күрсәткеч ел саен 5–15 процентка арта бара, – дип ачыклык керткән галим.

 

Хәлләрнең шул дәрәҗәдә мөшкелләнүендә белер-белмәс антибиотик эчүчеләр саны арту гаепле, ди белгечләр. Болай дәвам итсә, 2050 елга антибиотикларга бирешмәүчәнлек аркасында планетада ел саен 10 миллионлап кеше үләчәк, дип чаң суга алар. Моның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен аңлау өчен тагын бер генә мисал. 2019 елда антибиотикларга бирешмәс бактерияләр аркасында дөньяда 6 миллионлап кешенең гомере өзелгән. Чагыштыру өчен: шул ук елны СПИДтан Җир шарында 860 мең кеше үлгән.

 

Кисәтүләргә колак салмаслык түгел, кыскасы. Күреп торабыз: белер-белмәс дару эчү дигән күренеш тормышыбызга коронавирус зәхмәте үтеп кергән көннәрдә аеруча тамыр җәйде. Колак ишетмәгән чирне ничек дәваларга кирәклеген табиблар үзләре дә тәгаен генә белеп бетермәгән көннәрдә, аз гына авырый башлауга, коронавирус булмагае дип куркып, үз белдеге белән антибиотик эчүчеләр күбәйде. Күпләр бу гадәтен бүген дә ташламый. Аз гына ютәлләп торса да, тамагы авыртса да, тиз генә антибиотик эчү ягын карый алар.

 

Әлмәт үзәк район хастаханәсенең табиб-пульмонологы Рөстәм Насретдинов моны табибларның үзәгенә үткән күренеш дип атый. Ник дигәндә, елның-елында вируслы авырулар котырган чорда да белер-белмәс антибиотик эчү очраклары арта икән.

 

– Вируслы авырулар вакытында антибиотик эчәргә ярамый, дип әйтеп арыдык инде. Ул бактериаль чирләр вакытында гына ярдәм итә. Аннары антибиотик бары тик кан анализы нәтиҗәләре буенча гына билгеләнергә тиеш. Әгәр ютәл биш көннән дә озаккарак сузылса, биш көннән дә артык 38 градустан югарырак температура сакланса, кичекмәстән табибка күренергә, гомуми кан анализы тапшырырга кирәк, – ди табиб.

Республика клиник хастаханәсенең клиник фармакологы Альбина Звегинцева сүзләренә караганда, антибиотикларны теләсә ничек кулланган очракта, бактерияләр аның составындагы компонентларга ияләшә, аларга бирешми башлый.

 

– Шул рәвешле иң көчле бактерияләрне дә юк итәргә тиешле антибиотик аларга каршы тора алмый башлый, аның организмга бер файдасы да калмый. Антибиотик температураны төшерми, тамак авыртуны да басмый, борынга томау төшүдән дә коткармый. Ул фәкать бактерияле чирләрдән генә коткара, – ди белгеч.

Шуңа күрә антибиотикны фәкать табиб белән киңәшләшкәч кенә эчәргә ярый. Табиблар әлеге төр даруны эчкәндә берничә төп кагыйдәне дә истә тотарга куша. Антибиотикларны, гадәттә, биш көн дәвамында эчәргә кирәк. Чирнең катлаулылыгына карап, табиб аны бер-ике атна дәвамында эчәргә дә кушарга мөмкин. Әмма күпләр өченче көнгә инде үзен яхшы хис итә башлый һәм антибиотиклар эчүне туктата. Артык күп эчсәң, организмга тискәре йогынтысы булыр, дип куркалар. Ләкин бу – зур хата. Болай эшләгәндә, бактерияләр аңа бирешми торганга әйләнәчәк. Шуңа күрә антибиотикларны ничә көн эчәргә кушылган булса, шулай эшләргә кирәк.

 

Республика клиник хастаханәсенең клиник бактериология лабораториясе мөдире, табиб-бактериолог Инна Вәлиуллина белдерүенчә, үз белдегең белән антибиотикның дозасын да азайтырга ярамый. Бу шулай ук бактерияләрнең антибиотикларга бирешмәвенә китерәчәк.

 

– Антибиотикларны үз белдегең белән куллану аркасында, кешедә аллергия башланырга, эче китәргә, кандидоз барлыкка килергә мөмкин. Интернетта, нинди үтүк алырга икән, дип эзләнеп була әле. Ә менә даруларны, бигрәк тә антибиотикларны интернеттан укып өйрәнү, шулар ярдәмендә үзлегеңнән дәваланырга тырышу – зур хата, – ди белгеч. – Антибиотик көчлерәк булган саен, тискәре йогынтысы да көчлерәк булырга мөмкин. Кайбер төр антибиотиклар – колак нервына, икенче берләре бөер, ашкайнату системасына «бәрә» ала. Аллергия башланырга да мөмкин.

Врезка

 

                                                                       Антибиотик турында 3 уйдырма

Уйдырма

Чынбарлык

«Антибиотикны башка дарулар файда китерми башлагач, соң чиккә җиткәч кенә эчәргә кирәк. Бер яктан ярдәм итсә, икенче яктан организмны җимерә ул».

 

Теләсә кайсы дару кебек үк антибиотикларның да тискәре йогынтысы булырга мөмкин. Андый чакта аллергия башланырга, бавыр, бөерләргә, эчәклеккә зыян килергә мөмкин. Әмма болар бик сирәк күзәтелә. Шуңа күрә антибиотик организмны җимерә дигән сүзләр дөреслеккә туры килми.

«Антибиотикны профилактика өчен дә эчәргә була».

 

 

Еш кына кеше, фәлән авыру килеп чыкмасын дип, антибиотик эчә дә, күп тә үтми, шуның белән үк авырый да башлый. Моңа гаҗәпләнәсе юк: антибиотикны сау-сәламәт килеш эчкән очракта ул иммунитетны җимерә, организм теләсә кайсы чиргә бирешүчәнгә әйләнә. Дөрес, бу очракта берничә искәрмә бар. Гаиләдә бер кешедә сифилис, гонорея яки туберкулез табылса, табиб башка гаилә әгъзаларына, бу чирләрне кисәтү өчен, антибиотик эчәргә кушачак.

«Укол рәвешендә кабул ителгән антибиотик күпкә файдалырак һәм нәтиҗәлерәк».

 

Укол аша организм антибиотикның – 90, төймә рәвешендә эчкәндә 60 процентын үзләштерә. Әмма соңгысы куллану өчен күпкә уңайлы һәм куркынычсызрак. Ник дигәндә, укол ярдәмендә антибиотик кадаганда, бердән, чит кеше ярдәме кирәк. Бу – өстәмә мәшәкать. Икенчедән, энә аша организмга инфекция дә эләгергә мөмкин.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре