Газетага язылу

Еракка якын юл: Казанда «РОСТКИ» Халыкара форумы уза

Нихао! Татарстан башкаласында «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» IV Халыкара форумы уза. Быел Кытайдан бай мәдәни программа алып килгәннәр. Безнекеләр исә чит ил кунакларының игътибарын, шул исәптән, Ленин сурәте төшерелгән прәннек, «КамАЗ» машинасы һәм корт белән җәлеп итәргә тырышты.

Еракка якын юл: Казанда «РОСТКИ» Халыкара форумы уза
Фото: tatarstan.ru

Уртак эш

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы һәм Russia–China Expo халыкара күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты.

– Форум 2023 елдан бирле үткәрелә һәм шушы вакыт аралыгында Россия белән Кытай арасындагы төбәкара багланышларының иң зур мәйданчыкларының берсенә әверелде. Форум ике илнең хакимият, бизнес, фән, мәгариф һәм мәдәният органнары вәкилләрен берләштерә, – диде Татарстан Рәисе.

Аның фикеренчә, форум нәтиҗәләре яңа инвестицион проектларда, килешүләрдә, уртак җитештерүләрдә һәм мәгарифкә бәйле тәкъдимнәрдә дәвам итә. Рөстәм Миңнеханов Татарстан–Кытай элемтәләренең елдан-ел ныгуын да аерым билгеләп үтте. «Узган ел безнең товар әйләнеше рекордлы күрсәткечләргә җитте һәм 3,35 миллиард доллар тәшкил итте. Кытай – республикабызның төп инвесторы, – диде Татарстан Рәисе. – Хәзерге шартларда ачык конструктив диалог аеруча зур әһәмияткә ия. Уртак эшебез нәтиҗәле карарлар кабул итү, яңа җитештерүләр ачу, инновацияләрне гамәлгә кертү һәм икътисадый үсешнең тотрыклы механизмнарын булдыру мөмкинлеген бирә».

Быел «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» IV Халыкара форумы 19 юнәлеш буенча 100 ләп чараны берләштерәчәк. Анда 10 меңләп кеше катнашачак дип көтелә. Өч елда форумда катнаша торган илләр саны – 60 процентка (25 тән 40 ка кадәр), ә килешүләр 62 процентка (21 дән 34 кә кадәр) арткан.

Кытай Халык Республикасының Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Чжан Ханьхуэй әйтүенчә, Россия һәм Кытай мөнәсәбәтләре инде күп еллардан бирле эзлекле рәвештә үсә.

– Быел илләр арасындагы хезмәттәшлекнең 30 еллыгын һәм игелекле күршелек турындагы килешүнең 25 еллыгын билгеләп үтәбез. 2026 елның гыйнварыннан июненә кадәр Россия һәм Кытай арасында ике яклы товар әйләнеше күләме 159 миллиард долларга җитте. Бу узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 26 процентка күбрәк. Ел нәтиҗәләре буенча тарихи үсеш тә теркәлергә мөмкин, – диде ул.

Аның фикере белән Россия Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Александр Бабаков та килеште. Ул төрле өлкәләрдә элемтәләрне ныгытырга өндәде. «Форум безнең илләр арасындагы хезмәттәшлеккә яңа этәргеч бирер һәм тарихта гына калмыйча, ике арадагы багланышларга да уңай йогынты ясар дип өметләнәбез», – диде ул.

Күрсәтеп калу

4 мең квадрат метр мәйданны алып тора торган Russia–China Expo күргәзмәсендә исә финанс, ИТ, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, мәгариф, медицина кебек юнәлешләрдә эшли торган компанияләр үз стендларын тәкъдим итә. Күргәзмәгә килүчеләрне Татарстан стенды янында, гадәттәгечә, робот каршы алды. Бу юлы аңа кызыл төстәге түбәтәй кидергәннәр иде. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел күргәзмәдә медицина юнәлешенә зур игътибар бирелгән. Тармактагы яңалыклар һәм алдынгы технологияләр турында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев сөйләде. Ә Казанда хирургия кабинетлары өчен ут җиһазлары җитештерә торган оешмаларның берсе кунакларның игътибарын күбәләк корты ярдәмендә җәлеп итәргә тырышты. «Без камера урнаштырылган яктырткычлар тәкъдим итәбез. Ул эш барышын зурайтып күрсәтә. Шул рәвешле операцияне теркәп барырга мөмкин», – дип сөйләде оешма вәкиле Тимур Сахаров. Йөз кат ишеткәнче, бер кат күрүең артык дигәндәй, камера көн дәвамында дивардагы зур экранда өстәлдәге кечкенә генә савыттан үрмәләп чыгарга маташкан кортларны күрсәтеп торды.

Эшкуар Алмаз Гаязов күргәзмәгә бер киштә глютенсыз ипи алып килгән. «Шыттырылган орлыклардан ипи пешерү белән биш елга якын шөгыльләнәбез. Безнең продукция глютенсыз. Орлыкларны шыттырганда аларда файдалы матдәләр һәм минераллар 5–10 тапкыр арта. Шуңа күрә безнең ипи бик файдалы. Әлегә маркетплейсларда гына сатабыз. Экспортка чыгып булмасмы икән дип килдек. Безнең ипигә алмаш бөтен дөньяда да юк. Чөнки без аңа он кушмыйбыз. Кытайлар ипине аз ашый, әмма алар шыттырган орлыкларны күп куллана», – дип сөйләде ул.

Күргәзмә залының үзәгендә – Кытай машиналарын, алардан ерак түгел горур «КамАЗ» машинасын да күрергә мөмкин. Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәреннән чарага Ленин сурәте төшерелгән, карлыган тәме килә торган прәннекләр, ә Әлмәттән балаларга Яңа ел бүләкләре алып килгәннәр. Хезмәттәшлекне төрле яклап ныгытырга мөмкин, күпер генә салынсын. Эш арасында җыр-биюгә дә урын бар. Быел Кытайдан Сычуань операсы алып килгәннәр.

Кирәге чыгар

«РОСТКИ» кысасында тәүге тапкыр Микроэлектроника буенча халыкара ярыш та уза. Сигез илдән килгән катнашучылар ике категориядә – экрандагы пыяланы алмаштыру һәм процессорны ремонтлау (аны сүтеп алу һәм яңадан урнаштыру) юнәлешләре буенча ярыша. «Безнең илдә инженерлар өлкәсендә, нәкъ менә микро-эретеп ябыштыруда кадрлар кытлыгы зур. Югыйсә кайчандыр бу модада иде. Минем бабам да, абыем да  – инженерлар, мин үзем дә радиоэлектрон аппаратураны көйләүчегә укыдым. Импортны алмаштыру күзлегеннән чыгып караганда, мондый осталык тормыш өчен дә кирәк», – ди чемпионатны оештыручыларның берсе Илнар Сәмигуллин. Аның әйтүенчә, катнашучылар тизлек һәм сыйфат буенча ярыша. Җиңүчеләр ике номинациядә билгеләнәчәк. Узган ел процессорны ремонтлау буенча иң яхшы нәтиҗә 4 минут 20 секунд тәшкил иткән. Приз фонды – 1 миллион сум.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре