Америка галимнәре телевизор карап йокыга талуның җитди чир китереп чыгаруын ачыклаган. Мондый гадәт симерү һәм яман шеш килеп чыгу ихтималын арттыра, дип кисәтә алар.
Галимнәр бу уңайдан махсус тикшеренү уздырган. Анда 43 меңнән артык хатын-кыз катнашкан. Тикшерү барышында галимнәр йокы бүлмәсендәге ясалма яктылык сәламәтлеккә тискәре йогынты ясавын ачыклаган.
"Шуңа күрә йоклар алдыннан телевизор карап, гадңетларга текәлеп яту куркыныч. Кешедә симерү, яман шеш кебек чирләр барлыкка килергә мөмкин", - дип кисәтә алар.
Галимнәр ассызлыклавынча, мондый яктылык мелатонин гормоны бүленеп чыгуны тоткарлый. Ә ул караңгыда гына бүленеп чыга. Аның кимүе аркасында күп кенә җитди чирләр килеп чыга да инде, ди галимнәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез