Гаилә көне уңаеннан Балтачта 60-65 ел парлы гомер кичергән сигез гаиләне котладылар.
– Бездә бу матур гадәткә әйләнде инде, - ди район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова. - Елга берничә тапкыр шундый гаиләләрне Сабантуйда, район күләмендәге чараларда хөрмәтлибез. Гаилә көнендә исә ул тагын да матуррак килеп чыга. Быел да сигез парны чакырып, бик матур чара үткәрдек. Юбилярларны район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина котлады, үзешчәннәр исә матур җырлар бүләк итте. Юбилярлар үзләре дә кем истәлекләре белән уртаклашты, кем шигырь сөйләде, кем рәхмәт әйтте. Без исә, аларга матур теләкләр теләп, " Алтын туйлар" китабына куллар куйдырдык. Сүз уңаеннан, илле- илле биш ел бергә гомер итүчеләрне дә онытмыйбыз. Шөкер, алар шактый күп, һәркайсын бәйрәмнәре көнендә, җирле җитәкчеләр белән бергә өйләренә барып котлыйбыз. Алар да " Алтын туйлар" китабына теркәлә бара.
Гаилә көне алдыннан исә дүртенче балаларын алып кайткан Гүзәл һәм Нурфат Шәфигуллиннарга " Күп балалы гаилә" дигән яңа төр Рәсәй таныклыгы тапшырганнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез