Газетага язылу

Һәр авылга бер Чулпан кирәк!

Балтач районының Кариле авылында гомер итүче Чулпан Габделганиева белән шактый еллар аралашабыз. Республикада физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен нинди генә чара узмасын, анда Чулпанны очратмый калмыйсың.

«Татарстан энҗесе» бәйгесендә дә ул башта үзе катнашты, аннан инде үз районы кызларын алып килде. Йөгереп йөри торган, чыгып китәм дигәндә шалт кына машинасын кабызып җибәрүче кеше булса, аның нәрсәсе бар инде, дияр идек. Ә Чулпан тумыштан йөри алмый. Әмма кайбер сау-сәламәт кешеләр дә башкарып чыга алмаган эшләргә тотына ул.

Чулпан шигырьләр яза. Аның дүрт китабы дөнья күргән. Спорт белән дә дус. Шашка буенча Татарстан һәм Россия чемпионы. Тагын бер зур эше бар – ул районның «Фикердәш» клубын җитәкли. Ул аны үзе оештырган. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне бергә җыйган әлеге клуб үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтте.

– «Фикердәш» клубы ачылган елларда без 5–6 кеше генә идек. Еллар узуга безнең хакта ишетеп килә башладылар. Мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр дә биредә үз урынын тапты, – дип сөйли Чулпан. – Шунысы сөендерә: һәр чарага җыелган саен яңа дуслар барлыкка килде. Алар белән аралашып яши башладык. Хәзер инде бирегә 60 кеше йөри. Араларында кемнәр генә юк. Иҗат белән янучылар, спорт белән шөгыльләнүчеләр.

Чулпан сөйләвенчә, әлеге клубка килеп, ярларын тапкан кешеләр күп икән. Дистәгә якын гаилә корылган. Бирегә йөргән һәркем якын кешегә әйләнә. Гел аралашып торалар, тормышта нинди генә хәл килеп чыкмасын, ярдәмләшәләр. «Бу эшләрне берүзем генә башкара алмас идем. Район хакимиятенә, «Факел» яшүсмерләр клубында эшләүчеләргә чиксез рәхмәтемне белдерәм. Бик күп алар”, – ди ул.

Бәйрәм матур теләкләр һәм җыр-моң белән үрелеп барды. Җырчылар һәркемнең күңелен күрде. «Фикердәш»ләр аларга ияреп җырлады да, биеде дә.

– Мин – авыру, дип утырып булмый. Яшисе килә. Башкалар кебек, җир җимертеп. Аралашасы да килә, сөйләшәсе дә, матур кичәләр дә уздырасы килә. Гомер бер генә бирелә бит. Әнә шуны уйлыйм да «Фикердәш»ләрне бик бәхетле итәсе килә. Алар да беркемнән ким түгел дим, – ди Чулпан. – Дөнья шулкадәр матур. Аны яратып, тормыштан ямь табып, авыру-сызлануларны онытып торып, шатланып яшәргә язсын. Язмыш сынауларына дучар булгансыз икән, күңелегезне төшермәгез. Сынаулар артыннан җиңеллек килә. Янәшәгездә яхшы кешеләр күп булса, борчулар сизелми дә ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре