Газетага язылу

Яңа бәрәңге ашыйсызмы әле? Укучыларыбыздан сораштык

Яңа бәрәңге ашыйсызмы әле? Укучыларыбыздан сораштык

Алмаз Мирзаянов, алып баручы, җырчы:

– Быелгы бәрәңгене пешереп ашадык инде. Аны яратмаган авыл баласы юктыр ул. Балачакта көннәр буе бәрәңге ашый идек инде без. Быел бер өлешен – май уртасында, икенчесен, эксперимент өчен дип, июньдә утырттык. Теләченең Сауш авылындагы бакчада Мөслим районыннан алып кайткан иртә өлгерә торган бәрәңге үстердек быел. Ике атна элек ашап карадык инде. Бәрәңге уңышы бик яхшы булырга ошап тора. Сабаклары да зур үскән. Бер шәмәхә бәрәңгене дә сабагына кызыгып казып караган идем. Аның да уңышы начар түгел. Әмма анысына иртәрәк әле.

 Эльмира Низамова (Арча районының Пөшәңгәр авылы):

– 10 көн элек бер төп бәрәңгене кызык өчен дип кенә казып караган идек. Уңышы шәп! «Гала» сортлы бәрәңге бу. Без аны ел саен апрель ахырында утыртабыз. Сары эчле, ярмалы, бик тә тәмле бәрәңге ул. Яңгыр күп яуса да, сулы булмый. Яңа бәрәңгене йомры килеш ашарга яратабыз. Бәрәңге – икенче икмәк, диләр бит. Килешәм! Ниләр генә пешермибез без аннан! Быел колорадо корты да  бик күп булмады, агуны бер генә тапкыр сиптердек. Уңышы күп булыр дип өметләнеп торабыз инде. Хәзер бит авылларда бәрәңгене элеккеге кебек күп итеп утыртмыйлар. Шуңа күрә булганы әйбәт үссен инде.

Талия Хәкимуллина (Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылы):

Бәрәңгене иртә утыртабыз, тиз өлгерә. Быел бакчада уңыш күп. Карлыганнар да сыгылып утыра, чияләр дә мулдан. Ташкабак та. Инде менә бәрәңге дә ишелеп уңды. Сабан туе атнасында ук яңа бәрәңге пешердек инде без. Искесен күптән ашамыйбыз. Аны терлекләргә бирдек, хәзер менә кош-кортларга пешереп ашатабыз. Кемгә ничектер, әмма безгә бәрәңгедән башка тормыш юк. Ашлар уздырганда безнең якларда аны табынга бөтенләй башкача чыгаралар. Без аны төябез, боламык ясыйбыз, янына берничә төрле ит куябыз. Тиз генә нәрсә пешерим дигәндә дә, кул астында бәрәңгең булса, әллә ниләр әзерлисең.

Лилия Сибгатуллина (Питрәч районының Көек авылы):

– Ышанасызмы икән, быел бер генә бәрәңге дә утыртмадык. Олы бакчага печән чәчтек. Узган ел санап чыгардык: гаиләбез белән ел буена 2 капчык бәрәңге ашаганбыз икән. Шуны уйладык та, ник интегеп ятарга, дидек. Башта утыртасы, чүбен утыйсы, төбен йомшартасы, өясе, кортына агу сибәсе. Аннан әле аласы да бар. Күпме хезмәт?! Сатып алып ашау арзанга чыга. Кышка дигәнен көзге ярминкәдән алып кайтып куярбыз әле. Атнасына ничә бәрәңге кирәк инде ул?! Хәзер бит кибетләрдә ел әйләнәсендә бәрәңге дә, суган да, кишер дә бар.

Фидания Усманова (Мамадыш районының Түбән Сон авылы):

– Яңа бәрәңгене ашый башладык инде. Искесе тәмсезләнеп бетте. Бәрәңге җәен һәм көз айларында бигрәк тә тәмле инде ул. Хәзер күп кеше бәрәңге ашамаган була, янәсе, зыянлы. Ә без гомергә шуны ашадык. Әнә шуңа да аннан да тәмле ризык юк кебек. Беренчеләре бигрәк тансык инде аның. Яңгырлар гел явып тормаса, уңыш булыр, дип өметләнәбез. Хәер, инде хәзердән үк бик эре, бер төптән яртышар чиләк бәрәңге чыга.

Резеда Исмәгыйлева (Кукмара):

– Әле без яңасын ашамаган. Безнең бәрәңге шау чәчәктә утыра. Быел соң утыртылды. Башта яңгыр туктамады, аннары җир кипмичә интектерде. Әле вактыр дип казымадык та. Үссен. Ашамаган ризык түгел. Кар базында узган елгы бәрәңгебез дә бар. Берни эшләмәгән алар. Әле дә изелеп тора. Кыстыбый өчен дә, бәлеш пешерергә дә иске бәрәңгедән тәмлесе юк аның. Яңа бәрәңгене ашка салыр өчен тотабыз. Кайчагында йомрыга пешереп ашыйбыз.

Ләйсән Шәфигуллина (Чаллы):

– Минзәлә районында йортыбыз бар. Җәен шунда кайтып торабыз. Быел бәрәңгене апрель ахырында утырттык. Төрле сортларын алдык, аларны билгеләп куйдык. Хәзер менә нинди сортны үстерергә кирәген чамалыйбыз. Июнь аенда ук беренче уңыштан авыз иткән идек. Ул чакта ваграк кебек булса да, бер-ике тапкыр яңгыр явуга, эреләнде. Бәрәңгене сатар өчен дип утыртабыз. Әллә кемнәргә, әллә кайларга алып барып сатмыйм. Чаллыдагы күршеләрем кыштан заказ биреп куя инде. Бер генә бәрәңге дә әрәм булмый. Элек бозауга ашата торганына да яңа исем куштылар бит хәзер. Килосын 200 сумга саталар әле аны. Алучысы да бар. Бер күршем бары тик вагын гына сорый.

Венера Петрова (Казанның Тынычлык бистәсе):

– 10 елдан артык бәрәңге ашамыйм. Эчәкләремә операция булганнан соң, башка төрле яшелчәләргә күчтем. Гаиләбездә дә бәрәңге ашау кимеде хәзер. Элеккеге кеше ашаган бит әле, диярсез. Ул чакта башка төрле ризык әзерләп тормаганнар инде. Хәзер бит яшелчәләрнең дә нинди генә төре юк?! Сәламәтлеккә файдалыракны ашарга тырышабыз. Бакчабызда ике рәт бәрәңге утырттык. Анысын аш пешергәндә генә тотабыз. Авылда әниләр елдан-ел бакчаларын зурайта. Бәрәңгесез тормышны күз алдына да китерми алар. Малларга да ашаталар, артыгын сатып та җибәрәләр.

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре