Укытырга вакыт калсын
Укытучыга алмаш юк. Татарстан укытучыларына Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов видео аша әнә шулай дип мөрәҗәгать итте.
– Мәгариф тармагының асылы – укытучы. Хәзер яңа технологияләр, ясалма фәһем турында күп сөйләшәләр. Әмма бернинди яңа эшләнмәләр дә укытучыны алмаштыра алмаячак. Бары тик укытучы гына укучыларга белемгә карата кызыксыну, өлкәннәргә хөрмәт һәм үз ватанына мәхәббәт тәрбияли ала, – диде министр.
Сергей Кравцов сөенечле яңалык та җиткерде: балаларга белем һәм тәрбия бирү урынына «кәгазь боткасы»ннан арына алмаган укытучы һәм тәрбиячеләрнең моң-зарын ишеткәннәр. «Укытучыларның хисап эшләре исемлеге – биштән, тәрбиячеләрнеке – икедән, көллият педагогларыныкы алтыдан артмаска тиеш», – диде ул.
Хезмәт хакына да кагылды федераль министр. «Илнең кайбер төбәкләрендә ул әле дә актуаль булып кала. Мәгърифәт министрлыгы Хезмәт һәм Финанс министрлыклары белән берлектә түләү системасының бердәм алымнарын эшли», – диде Сергей Кравцов. Министр алдан ук төбәкләргә әлеге тәкъдимнәргә колак салырга кирәк булачагын искәртеп куйды.
Укытучыларга мактау сүзе дә эләкте. «Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштырудан күренгәнчә, әти-әниләрнең 75 проценттан күбрәге балалары укый торган мәктәптәге вазгыятьне яхшы дип бәяли. Бу – сезнең казанышыгыз, – диде ул. – Хәл итәргә кирәкле мәсьәләләр дә бар. Ул – педагогларны яклау, җәмгыятьтә әлеге һөнәрнең абруен күтәрү. Россия Президенты тарафыннан педагогларның аерым статусын билгели торган указ расланды».
Яңалык уйлап табарга яраткан әти-әниләр колагына да яңалык бар. «Россия Мәгърифәт министрлыгы мәктәп укучылары өчен өй эшләрен гамәлдән чыгарырга җыенмый. Алар үткән материалны кабатлау өчен кирәк», – диде министр.
Тәртипне тикшерәчәкләр
Инде үзебезгә кайтыйк. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтүенчә, 2010 елдан бирле Татарстанда 115 мәктәп һәм 303 балалар бакчасы төзелде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 820 урынга исәпләнгән тагын 3 яңа бина төзү эшләре тәмамланып килә. Шулай ук, быел 5 яңа мәктәп һәм 4 мең укучыга исәпләнгән 2 өстәмә уку корпусы ачылачак. Капиталь ремонт та дәвам итә. Әмма булганны файдалана белү дә кирәк бит әле. «Күп кенә шәһәр мәктәпләре тулган, ә кечкенә торак пунктларында алар тулы куәтнең дүрттән бере дәрәҗәсендә эшли. 300 урынга исәпләнгән кайбер уку йортларында 15 бала белем ала», – диде Илсур Һадиуллин. Республикадагы 351 мәктәп уртача 144,5 процентка тулган. Мәсәлән, Казандагы 185 нче лицейда әлеге күрсәткеч – 249 процент, Чаллыдагы 39 нчы мәктәптә 236 процент тәшкил итә. Ә министр әйтүенчә, 2030 елга укучылар саны 6 процентка кимү әлеге тигезсезлекне тагын да арттырачак. Бигрәк тә авыл мәктәпләрендә. «Бүген безнең тарафтан районнар белән берлектә мәгариф объектларыннан файдалану стратегиясе эшләнә. Бу – бик мөһим мәсьәлә», – диде ул.
Куркынычсызлык мәсьәләсенә министр аерым тукталды. Узган уку елында, әйтик, Түбән Камада булган вакыйгалар бу теманы читкә алып куярга ирек бирми.
– Түбән Каманың 37 нче лицеенда укучының пычак һәм пиротехника алып кереп, хезмәткәргә һөҗүм итүенә бәйле фаҗига бу мәсьәләдә вак-төяк нәрсәләр булмавын тагын бер кат искәртте. Быел мәгариф объектларының иминлеген тәэмин итүгә бюджеттан 2 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелде. Белгечләрнең бер эш сәгате хакы 230 сумга кадәр арттырылды, – диде ул.
Быел балигъ булмаганнарның наркотикларга бәйлелеген мониторинглау чаралары барлык мәгариф учреждениеләрендә үткәрелгән. Аларда укучыларның 98 проценты катнашкан. «Шул ук вакытта Югары Ослан (67 процент), Питрәч (72 процент), Менделеевск (82 процент) һәм Тукай (82 процент) районнарында тест узудан баш тарту очраклары күп. Әлеге районнарда ата-аналар белән аерым эшләү өстенлекле бурыч булып кала», – диделәр утырышта.
Социаль-психологик тестларда 237 826 укучы катнашкан, 3324 е баш тарткан. Нәтиҗәдә 9041 укучы кызыл зонага эләккән.
– Бу уку елыннан мәктәпләргә инде онытылган совет заманы тәҗрибәсе – тәртип өчен билге дә кире кайтачак. – диде министр. – Әлегә ул тәҗрибә рәвешендә республиканың 13 мәктәбендә 2–8 нче сыйныфларда гамәлгә керәчәк. Бәяләү өч дәрәҗәгә бүленә – «үрнәк», «рөхсәт ителә» һәм «рөхсәт ителми». Бу дәресләрдә дисциплинаны арттырыр һәм укытучылар белән укучылар арасында үзара ихтирамны ныгытыр дип өметләнәбез, – диде министр.
Татарстанда яңа уку елыннан тәртип өчен билге куя башлаячак мәктәпләр
| Казан | 43, 55, 98, 156 нчы мәктәпләр |
| Чаллы | 31, 34, 55 нче мәктәпләр |
| Түбән Кама | 33 нче мәктәп, 31 нче лицей |
| Әлмәт | 21 нче мәктәп |
| Бөгелмә | 7 нче гимназия |
| Алабуга | 1 нче гимназия |
| Лениногорск | 8 нче мәктәп |
Сүз уңаеннан, киңәшмәдә Сергей Кравцов 1 сентябрьгә кадәр һәр мәктәптә Белем бирүдә катнашучылар арасындагы бәхәсләрне җайга салу комиссияләрен булдырырга кушты. Тәртип өчен начар билге алган балаларның әти-әниләре, риза булмаган очракта, шунда мөрәҗәгать итә алачак, дип көтелә.
Быел Татарстанда сигез фән буенча БДИдан уртача баллар арткан. Шул ук вакытта барлык фәннәр буенча нәтиҗәләр илкүләм уртача күрсәткечләрдән югарырак. 416 укучы имтиханнарны 100 баллга тапшырды.
Быел белем бирү процессын кайбер үзгәрешләр дә көтә:
– яңа уку елыннан 6–8 нче сыйныфларда җәмгыять белеме дәресе кыскара;
– «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» дәресе яңадан керә башлаячак;
– 2028 елдан 9 нчы сыйныф укучылары, рус теленнән йомгаклау әңгәмәсеннән тыш, тарихтан телдән имтихан тапшыра башлаячак, дип фаразлана.
Шулай ук 5 нче сыйныфларда, ә бер елдан ул 6 нчы һәм 7 нче сыйныфларда да, чит телне өйрәнүне 1 сәгатькә киметү каралган. «Сәгатьләрне үзгәртү әзерлек сыйфатына комачау итәргә тиеш түгел. Балалар дөньяның теләсә кайсы ноктасында иркен аралаша алсын, көндәшлеккә сәләтле булып калсын өчен, без укытуның югары стандартын сакларга бурычлы», – диде Илсур Һадиуллин.
Бәйрәм булсын!
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов быел яңа ачылачак мәктәпләрдә уку елын вакытында һәм сыйфатлы башларга кушты.
– Республикада 2010 елдан бирле 115 мәктәп, 303 балалар бакчасы төзелгән. Бу – бик зур ресурс. Капиталь ремонтка да зур чыгымнар юнәлтәбез. Иң мөһиме – яңа мәктәпләрдә дә, ремонттан соң ачылганнарында да уку елын вакытында һәм сыйфатлы итеп башларга кирәк, – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов туган телне өйрәнүгә дә игътибар итте. Ул Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия эшен югары бәяләде. «Без бу юнәлештә зур эш һәм яхшы нәтиҗәләр күрәбез», – диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов укытучыларның эшен җиңеләйтүдә ясалма фәһемнең ролен билгеләп үтте, үсеп килүче буынны укытуда республика предприятиеләре һәм мәгариф учреждениеләренең уртак эшенең әһәмияте турында әйтте. «Балигъ булмаганнарның һәм яшьләрнең деструктив тәртип һәм хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләсе дә бик мөһим», – диде ул. Татарстан Рәисе социаль ятимнәр мәсьәләләренә дә тукталды, дәүләттән ярдәм алучыларга игътибарны арттырырга кушты. Аның әйтүенчә, ятим балаларның коммуналь хезмәтләр өчен 97 миллион сумнан артык бурычы җыелган. «Без алар турында кайгыртырга тиеш, әмма алар, үз чиратында, дәүләт пособиесенә яшәргә тиеш түгел», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе куркынычсызлык мәсьәләләренә дә кагылды һәм пилотсыз куркыныч игълан ителгәндә кешеләр ышык урыннарда булырга тиеш икәнен искәртте. «Бу бик үк уңайлы түгелдер, әмма кеше тормышы мөһимрәк, – диде ул. – Иминлек мәсьәләсе һәрвакыт актуаль булды. Бу тема һәрвакыт өстенлекле. БПЛА һөҗүме куркынычы, террорчылыкка бәйле мәсьәләләрне гадиләштерергә ярамый. Без Түбән Камада 13 кешене югалттык. Иминлек чараларын үтәсәләр һәм яшеренү урыннарына төшсәләр, мондый югалтулар булмас иде».
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез